«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.
– Эльвира, без сине «Вызов 112» тапшыруының алып баручысы буларак беләбез. Әлеге тапшыруга ничек килеп эләктең?
– Мин Әлмәттә «Мисс Әлмәт» бәйгесендә катнашып, I урынны алдым. Аннан миңа телевидениедә һава торышы алып барырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта Казанда яши идем инде. Шунда мин алдыма максат куйдым – тәҗрибә җыяр өчен, атна саен кайтып йөрермен. 2 ел мин һәр атнаны 2 көнгә һава торышын алып барырга Әлмәткә кайтып йөрдем. Киләчәктә Казанда телевидениедә эшләү хыялым бар иде. Казанда официант булып эшли идем.
– Кайсы ресторанда?
– Рестораннар күп иде, тегендә эшләп карадым, монда... Бер ресторанда 3 ел эшләдем. Хәзер ул Казанда юк та инде.
Аннары «Ак Барс Страхование» дигән оешмага эшкә кердем. Канцелярия бүлегендә эшләдем. Ничек булды соң әле? Анда эшләгәндәме, әллә ресторандамы – бөтен портфолиоларымны, бөтен видеоязмаларымны җыеп, күп кастинглар узарга тырыштым, узып булмады аларны. Аннан соң мин «Телевидение журналистикасы мәктәбе» курсларын үттем. Шулай әкрен-әкрен тәҗрибә тупладым.
– Эльвира, син – иҗат кешесе, иҗат җимешләрең шактый. Шуларның берсе – җырлар. 6-7 җырың бар. Ничек иҗат итә башладың?
– Үзем дә бик хәтерләп бетерә алмыйм инде, ничек башлаганмындыр. Аиданың әтисенә бүләк ясыйсым килгән иде. Җыр яздырырга, клип төшерергә булдым. Рифат Зарипов белән бик дус без. «Кем янына барыйм икән, нинди студиягә, ничек яздырыйм микән?» – дим. Марат Мухин янына җибәрде ул мине. Шулай итеп, рус телендә мин җыр яздырдым, Аида белән без клип төшердек. Әтисенә бүләк иттек, аңа бик ошады.
Аннан тагын бервакыт Рифат белән сөйләшеп утырабыз. Кәефем юк иде. «Әллә татар телендә җырлап карарга инде?» – дим. «Әйдә, мин сиңа булышам», – ди. Мине Айдар абый Тимербаев белән таныштырды, Марат Мухин белән инде таныш идек, аннан соң Айдар абый миңа берничә җыр җибәрде. Алар арасыннан без Аиданың әтисе Александр белән үзебезгә ошаганнарын калдырдык та, беренче җырым «Бер күрүгә»не яздырдык. Марат Мухин студиясендә, аның аранжировкасы. Мин анда сәхнәләргә чыгып җырлый башлармын, дип уйламаган идем, минем андый хыялым юк иде.
– Шулай итеп, кастингларны уза алмый, күп елагач, бөтен язмаларны җыеп, ТНВның кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, Миләүшә Ләбибовнага (Айтуганова) язылдым һәм турыдан-туры шунда килдем. Бөтенесе аптырадылар инде моңа. Анда Раил Өметбаев эшли иде, ул мине кастингларда инде 100 тапкыр күргән, «Эльвира, син монда нишлисең?» – ди. Мин әйтәм, Менә Миләүшә Ләбибовна янына килергә булдым әле, эшкә керергә, эшкә керәсем килә, димен. Барыбер үз максатыма ирешәм, димен. «Әйдә, мин синең белән керәм, сиңа ярдәмгә», – диде Раил. Шулай итеп, бергә кердек. Раил сөйли: «Менә бу кыз безгә бик озак йөри, 10 тапкыр килгәндер инде», – ди. Шулай итеп, Миләүшә Ләбибовна мине әллә урамнан кергән өчен, белмим, бик җылы каршы алды, әйдә, эшләп кара инде, диде, һәм һәр дүшәмбе көнне мин туры эфирда рус телендәге «Хәерле иртә!» («Доброе утро!») тапшыруында һава торышы алып барып йөрдем.
Ничектер, үзем өчен генә яздырган идек ул җырны. Клип төшергән идек. Аида киткәч, әтисе үзе әйтте: «Әйдә, Аидага багышлап җыр яздырыйк», – диде.
– Димәк, синең телевидениегә юлың «Һава торышы» аша башланып китте?
– Әйе.
– Аннары ничек булды?
– «Ак Барс Страхование» компаниясеннән китеп бардым бит инде. Дүшәмбе көннәрендә һава торышы алып бардым. Аннары, «Яңалыклар»дан соң һава торышын төп алып баручыга кастинг үткәрелде. Мин аны яхшы гына үттем дә «Һава торышы»н көн саен алып бара башладым. Очраклы рәвештә генә инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) «Вызов 112» тапшыруына кастинг узачагын күрдем. Беркем әйтмәде ул хакта, үзем күрдем, үзем шалтыраттым. Миңа, булды инде, кастингка бик күп кеше җыелды, башка кеше алмыйбыз, диделәр. «Мин бит һава торышын алып бардым, мин – сезнең Эльвира Фазлыева, зинһар, алыгыз инде, соңгы булса да кереп калыйм инде», – дигәч, «соңгы вагонга» булса да мине үткәрделәр. Шулай итеп, аны мин, Аллага шөкер, уздым.
– Гомумән, эфир барышында нинди форс-мажорлар булганы бар?
– Форс-мажор булганы бар инде алар. Мәсәлән, соңгы вакытларда, «Вызов 112»не алсак, без бит суфлердан укыйбыз. Каршыда 3 суфлер тора, 3 камера. Алар туктап калырга да, сүнәргә дә мөмкин.
– Ул туктап калганда, син нишлисең?
– Безнең бит күз алдында кәгазь ята, тиз генә шунда күчәсең дә шуннан укый башлыйсың.
– Эльвира, «Вызов 112» тапшыруында сез күп вакытта юл һәлакәтенә очраган кешеләр турында сөйлисез. Анда шактый кешеләр һәлак була. Әлеге ситуацияләрне син үзеңнең күңел халәте аша үткәрәсеңме?
– Беренче көннәрдә миңа авыррак иде, хәзер, ничектер, күнектем. Балалар турында берәр начар хәбәр булса, барыбер үз эчемнән аны үткәрәм, студиядән чыккач, тизрәк ул турыда онытырга тырышам.
Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә
– Аңлавымча, Эльвира, бу –синең кызыңның бүлмәсе?
– Әйе, бу –Аиданың бүлмәсе. Шундый ачык, ак төсләрдә.
– Миңа калса, бу бүлмә музей кебек.
— Хәзер шулай. Монда ул бик йокламый, уйный гына иде. Без икәү йокы бүлмәсендә йоклый идек. Хәзер инде монда аның уенчыклары, альбомнары, фотолары... Бу аю – аның яраткан уенчыгы. Иң яраткан уенчык курчагы – балерина – минем белән машинада йөри. Ул гел «балерина булам» дип хыяллана иде. Дөресрәге, балерина булып уйнарга ярата иде ул, «мин – балерина» дип биеп йөрергә. Телефонда булган бөтен фотосурәтләрне ясатып, мин шушы альбомнарга күчердем. Аиданың бөтен кыска тормышы – шушы альбомнарда. Аида бик актив бала иде. Җырларга да, биергә дә, уйнарга да ярата иде. Ашарга яратмый иде, ашатып булмый иде инде аны. Ничектер, гомере кыска булганын белгән кебек, шуңа ашарга вакыт әрәм итәсе килмәгәндер кебек. Гел уйныйсы, гел йөгерәсе килә иде. Урамда да тиз генә уртак тел табып, бик тиз танышып китә иде балалар белән дә, бабайлар-әбиләр белән дә. Мин үзем андый түгел. Кечкенә вакытта бигрәк оялчан идем. Ә Аида әтисенә охшагандыр инде күбрәк, бигрәк актив иде.
Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсендә
– Эльвира, син икенче тапкыр бала алып кайтырга теләгәнсең, ЭКО (экстракорпораль орлыкландыру) да ясатып карагансың. Нәрсә барып чыкмады?
– Нигә барып чыкмаганын белмим мин, аны табиблар да әйтә алмыйлар. ЭКОсыз без Саша белән планлаштырган идек, барып чыкмады. Аннары, әйе, сер итеп сакламыйм, ЭКОга да барган идем бер тапкыр, анда ике эмбрион исән калды безнең, икесе дә кыз, диделәр. Мин бик шатланган идем, ике кыз дип, беренчесе барып чыкмады.
Аида киткәч, мин Саша белән була алмадым бит. Ни өчен? Аны гафу итә алмадым. Миңа бик күпләр әйтә, берәүне дә гаепләмә, Аллаһ алган аны, дип. Мин аны аңлыйм, теоретик яктан шулайдыр, дип, ләкин практикага килгәндә, мин бит кызымны калдырып киттем. Өйдә кеше күп иде, үзем эшкә киттем 2-3 сәгатькә, эфирга гына. Шул 4 яшьлек баланы карамаганнарына барыбер ачуым килә инде минем. Мин аны гафу итәм, дип тырыштым. Аиданың әтисе белән күп вакыт бергә булдык бит инде , ләкин күңелем тынычлана алмады. Үзенә «гафу иттем», дисәм дә, күңелем барыбер кичерә алмады. Шуңа да (икенче бала) булып чыкмагандыр инде, кем белә. Аллаһы Тәгалә генә белүче. Икенче эмбрион әле һаман шунда, клиникада. Мин барыбер калдырасым килми ул эмбрионны.
Нишләп киттем мин Аиданың әтисеннән – ничек аңлатыйм? Китсәм, миңа җиңелрәк булыр, дип.
– Бүгенге көндә сез аерым яшисез?
– Әйе, аерым.
– Сиңа җиңелрәкме?
– Әйе, миңа җиңелрәк. Минем күңелем тынычланды, мин аның белән көн саен булмагач, аны гел күреп тормагач, мин ул турыда көн саен уйламыйм. Ә аның белән булганда, минем барыбер күз алдыма шул куркыныч кич, ямьсез төн килә.
Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә
– Аңлавымча, бу кәрзиндә – Аиданың уенчыклары. Ачып күрсәт әле, ниләр белән уйный иде ул?
– Бу – минем өчен хәзинә сандыгы, мин аны шулай итеп саклыйм. Чәч каптырмалары, уенчыклары, рюкзаклары. Монда аның балалар бакчасында ясап алып кайткан кул эшләре: ташбака, үрдәкләр... Ясаган әйберләрен алып кайта идек, җыя идек. Хәзер менә үземә калды... Бу тычканны Сашаның бәләкәй улына алган идем бүләккә, 23 февральгә. Олы улына, үзенә дә бүләкләр алгач, бәләкәй улына нәрсә алыйм, дип уйлагач, шушы тычканны алырга булдым. Чибәр генә, кара булса да, миңа бик ошады. Әзрәк мөнәсәбәтләребез бозылгач, Аида белән без бу фатирга китеп торган идек, хәер, без монда яши идек инде, анда барып кына йөри идек, алар бик яратып бетермиләр иде Аиданы һәм мине – балалары да, элекке хатыны да. Бу уенчык – бозымлы, дип, кире китереп бирделәр. Ә Аида рәхәтләнеп уйнады.
Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсендә
– Әгәр шул куркыныч көнгә әйләнеп кайтсак, ничегрәк булды ул? Син аны өйдә калдырып, эшкә иттең. Дәвамы?
– Дәвамы... Мин гримеркада утыра идем, әле кибеткә дә кереп чыккан идем, Аида кипкән алма ярата иде, шуны 2 кап алдым. Гримеркада утырам, эфирга чыгарга әзерләнеп беткән идем диярлек, миңа Сашаның бала караучысы (аның 3 бала) Татьяна шалтыратты. «Эльвира, Аиданың башына агач төште»,– дип. Мин бөтен нәрсәне ташлап чыгып чаптым, машинага утырдым, республика балалар клиник хастаханәсенә барып җиттем. Ничек барганымны үзем генә беләм. Әнигә шалтыраттым, әни, шундый хәл, догалар укы, дип. Килеп җиттем, Аиданы алып кереп киттеләр, диләр миңа. Мин урамда кычкырып йөрим: «Аида, исән кал, зинһар!» – дип.
Аиданың әтисе аның янында дип уйлаган идем, аннары аңладым, ул әле килеп тә җитмәгән. Монда Давлат тора, каравылчы, ул, кызыма булышам дип, аның алдына чабып килгән, тик булышырга өлгермәгән. Аның куллары канда, башлыгы канда ята. Мин инде аңлый-сизә башладым нәрсәдер булганын. Миңа дарулар бирә башладылар. Саша килеп җитте, мин аңа кычкыра башладым: «Син кайда йөрисең?» – дип. Мин бик рәнҗедем аңа. Монда теләсә кем дә өстендә нәрсә булса, шуның белән, трусиктан гына да чыгып чабар иде, дип уйлыйм. Ачуым килде инде... Костюмнар киеп килгән, киенеп китәргә икәненә башы эшләгән. Ул инде, мин шалтыратып бардым, сөйләштем, дип әйтте. Анысы да дөрестер.
Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә
– Микрофон… Җырларга да ярата иде, рәхәтләнеп җырлый иде ул. Бии иде, миңа концертлар күрсәтә иде. Батарейкасы утыргандыр хәзер монда озак ятып, 3 ел чамасы ята бит инде. Урындыкларга басып, өстәлләргә басып бии иде, җырлый иде. Шигырьләр дә сөйләргә өйрәттем. Ул үзенең 4 ярым яшендә Пушкинның «Мороз и солнце, день чудесный» дигән шигырен («Зимнее утро») башыннан ахырына кадәр белә, сөйли иде. Мин аңа видеолар куша идем, ул шуннан кемнәр ничек укыганны карап, сәнгатьле итеп сөйләргә тырыша иде.
Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсендә
– Шул авыр көнгә кире әйләнеп кайтсак, хастаханәдә ничә сәгать көттегез?
– Һай, Динә, мин каян белим ничә сәгать, ничә минут... Мин әле аннан соң 1 ел вакыт белми яшәдем. Мин елмаеп йөрергә тырыштым, тегендә-монда йөреп, игътибарымны читкә юнәлтергә тырыштым. Аиданың җырын чыгарырга Айдар абый (Тимербаев) булышты Марат (Мухин) белән, Аиданың әтисе дә шуны тыныч кабул итеп, әйдә, яздырыйк, төшерик, дип, клипка үзе дә төште. Аиданың бөтен архивын, бөтен фотоларын, видеоларын күтәреп, клип төшердек. Шуңа бирелеп, мин әзрәк онытылдым. Онытылу да түгел инде ул, үзем генә беләм.
Эшкә чыга алмадым, административ ял алдым. Чыгып карадым, миңа, чык, диделәр. Саша да әйтте, эшкә чык, диде, әни дә. Леонард Дәүләтшин, иртәнге эфир директоры, миңа шалтыратып, бер рубрика да бирде, «Вызов112»гә дә йөр, бу сәхифәне дә алып бар, дип. Аны күңелемә әзрәк тынычлык керсен өчен дип бирүләрен аңладым. Мин аны аңлап бардым. Ләкин күпме тырышсам да, эшли алмадым. Эшкә килеп, башта эфир алдыннан елап утыра идем, аннан шул елаган күзләр белән эфирны алып бара идем. Бик авыр. Аннан әти-әни янына Әлмәткә кайттым, озак вакыт шунда булдым. Әти-әни миңа зур терәк булды. Алар белән бергә шулай елашып, еламаска тырышып дип тә әйтим инде, без ул көннәрне үткәрдек. Аннан соң портретларын ясатып, үз-үземне юаттым. Бөтен уйлар Аида турында. Аиданың кире кайтмасын, мөгаен, әле хәзер генә сизә башлаганмындыр. Җырым да бит «Кайтарасым килә яныма» иде. Ул бик озак уйлап яздырылган җыр түгел бит ул, шулай килде дә чыкты кебек, әйтерсең, Аида Айдар Минһаҗевка сүзләрен үзе җибәрде. Бөтенесенә Аида үзе булышкан кебек сизә күңелем.
Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсе
– Бу – Аиданың шкафы. Анда нәрсәләр бар? Әйдә, ачып карыйк.
– Хәзер инде анда бернәрсә дә юк. Бөтен әйберләрен диярлек туганнарның балаларына биреп бетердем. Менә бу яраткан күлмәген калдырдым. Ул, ничектер, яратып, шатланып киеп йөрде аны. Рюкзагын калдырдым, анда берни дә сакламыйм. Германиягә бардык бит инде, Төркияләргә йөри идек, гел рәхәтләнеп күтәреп йөри иде сумкасын: «Әни, кайчан очабыз?» – дип.
– Дивардагы сурәте бик матур, бу – истәлеккә ясатылганмы?
– Әйе, минем һәр бүлмәдә Аиданың портретлары эленеп тора: залда да, аның бүлмәсендә, йокы бүлмәсендә. Мин ул портретларны әтисенең өендә эләрбез, дип, дизайнер белән үлчәп әзерләгән идем. Аның эләсе килмәде. Шуңа күрә берсен калдырды ул, ә боларын монда алып кайтып элдем.
Менә шундый синтезаторы бар иде Аиданың, шунда уйнап җырлап утыра иде «Отпусти и забудь» дип, «Эльза» мультигы бар бит, шуны карап, шуннан җырын өйрәнеп, җырлап йөри иде. Хәзер ул җырны мин бик авыр кабул итәм, сүзләрен бирелеп тыңлыйм да елыйсы килә башлый. Монда инде фотолар, Аида белән безнең сурәтләр рамкаларда, заказга менә мондый матур-матур альбомнар да ясаттым әле мин. Монда инде аның гел бәләкәй чаклары, тудыру йортыннан чыккан чаклар, бик нәни чаклары.
– Аида тугач, нәрсә үзгәрде? Гаиләдә, синдә?
– Гаиләдә, дип, без бит инде гаилә булып яшәмәдек. Без Аида белән гел икәү булдык. Тудыру йортыннан чыккач, ярты ел әни безнең белән монда торды. Булышты миңа. Әни булмаса, мин нәрсә эшләргә дә белмәс идем. Беренче бала, беркемем юк монда, икәү генә, бик авыр булыр иде инде. Әни ашарга пешереп торды, Аиданы йоклатырга булышты, мин дә йоклап алам, мине уята иде, ашатырга… Шулай итеп, икәүләшеп, Аиданы үстерә башладык.
...Бөтен бу дипломнар: Мәскәүдә Сабантуйда чыгыш ясадым, бу – миңа бирелгән диплом, менә бу – «ТМТВ» премиясе, «Татар җыры» дипломы, безгә пирамида статуэткасы биргәннәр иде – аны Аидага алып барып куйдым, тфү-тфү, тора, беркем алып китми. Менә бу статуэтканы исә анда ук алып бармыйм, алып китәрләр, дип куркыбрак торам. Бөтен дипломнар, бүләкләрне алганда, бу – Аиданың бүләге, дип кабул итәм. Ул моны күреп торадыр, шатланадыр, дип ышанам. Мин боларны – ул ирешкән хезмәт, ул аны минем аша үзе эшли, дип ышанам. Ягъни, мин чыгам да җырлыйм һәм бүләк алам түгел, әйтерсең, моны ул эшли, дип кабул итәм. Эчтән үземне шулай хис итәм.
Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсе
– Аиданың кайтмаячагын әле генә аңлый башладым. Бу 3 ел буе, ул берәр җирдән килеп чыгар, дип өмет итеп яшәдем. Хәтта сәхнәдә басып торганда да. Нишләп элек ниндидер могҗизалар булган тормышта, ә хәзер андый нәрсә юк, дип уйлыйм. Күп кеше Аллага да ышанмый бит. Кешеләр бер-берләренә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде.
Аида киткәнен мин үземә аңлатырга тырышам. Ул киткәч, социаль челтәрләрдә миңа үзләре шушы кайгыны кичергән бик күп хатын-кызлар яза башлады. Кичермәгәннәре дә күп язды. Югалту кичергәннәре миннән ниндидер ярдәм сорап язды, әле хәзер дә язалар. Мин үземне психолог итеп хис итәм, дисәң дә була.
– Ә үзеңнең психологларга мөрәҗәгать иткәнең булдымы?
– Әйе, психологларга да йөрдем, антидепрессантларда утырдым.
– Булыштымы?
– Булышты ук түгел инде, Динә, йөрергә әзрәк көч бирде миңа. Алар булмаса, мөгаен, тора да алмас идем. Эштән кайтып, идәннәрдә ауный идем. Үзем генә белә идем. Мине бит Аида көн саен каршы ала иде. Көн саен. Гадәттә, балалар бит бүләк алып кайтсаң гына, берәр тәмле әйбер алып кайтсаң гына каршы ала, ә Аида мине гел рәхәтләнеп каршы ала иде. Мин кайтсам, аңа бәйрәм иде. «Әйдә, әни, бүре белән төлкене уйныйбыз», – дип, мине ашыга-ашыга уйната иде. Ашыйсы да килми, минем белән уен гына кирәк иде аңа.
Психологларга килгәндә, йөргәнем бар. Ярдәмен сизмәдем. Алар мине тыңлыйлар да, берни әйтә алмыйлар иде. Әйтсәләр дә, мин алар әйткәнне үзем дә белә идем. Аннары мәчетләргә дә йөрдем, хәзрәтләргә дә йөрдем, өшкерделәр, укыдылар. Аларны да үттем. Бәлки, булышкандыр, барыбер кеше арасына чыга башладым бит.
Аида төшләремә керә, елмаеп, мине гел кочаклый ул, мин аны бөтен тәнем белән сизәм, аның кечкенә кулларын... Аның төшкә елап түгел, елмаеп керүенә бик шатланам. Сөйләшми минем белән, ләкин аның нәрсә әйтергә теләгәнен сизәм. Бәләкәй иде бит инде, шулай истә калдырганмын. Соңгы төшемдә аны әти белән бергә күрдем. Әтием дә китеп барды бит ноябрьдә. Алар менә бу фатирга килеп керделәр. Башта әти керде. «О-о-о-о, әти, минем янга килдеңмени?» – дим. Берүзем икәнлегемне аңлыйм. Аннары карыйм, көзге алдында Аида басып тора. «Аида, син дә миңа килдеңмени?» – дип шатланып каршы алдым. Шундый кыска гына төш.
– Шуннан соң әтиең китеп бардымы?
– Юк, башта әти китте. Бу төш әле генә керде миңа.
– Эльвира, сихер салучылар бүген бик күп, диләр. Син моңа ышанасыңмы? Кешене сихерли алалар микән?
– Ышанам. Аида киткәнгә кадәр ышанмый идем, бер әйбергә дә ышанмый идем. Аидага булавкалар да эләктерми идем. Бу – минем бик олы хатам булгандыр. Аида китәр алдыннан, әтисе өендә яши идек бит, минем шкафымнан кремнар югалган иде. Ул шкафны бөтенләй актарып чыктык, дигән иде Аиданың әтисе. Икенче көнне шул шкафта минем кремнар да урынында барлыкка килде, янында пакетта – җир, туфрак. Аннан миңа күп кеше сөйләде, үзем дә интернеттан укыдым, аны үлемгә дип куялар икән. Аида шуннан соң китеп тә барды. Шуңа күрә мин ышанам. Кем куйганын белмим, беркемне дә гаеплисем дә килми, үзләре беләләрдер. Кем әйтмешли, мин хөкемдар түгел. Хәзер бик ышанам. Тормышым да бик җайланып бетә алмый, тегесе-монысы чыгып тора. Бала да табып булмады бит инде, ЭКО да барып чыкмады. Шуңа күрә, ышанасы килми, ләкин башка аңлату чарасы да тапмыйм.
Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә
– Без тагын Аида сурәте янында. Син сөйли башлаган идең инде, ул көнне өйдән дә китәсем килмәде, дип.
– Нидер сизгәнен мин соңыннан гына аңладым. Ул шул көнне сәгать 11ләрдә булгандыр: «Әни, минем косасым килә», – дип йөрде. Әйдә соң, тырышып карыйк, дидем. Чирләмисеңдер бит, дип, температурасын үлчәдем, барысы да яхшы иде. 3-4 тапкыр барып килдек, чыкмады. Аннары, шаяртасың бугай, бар әле үзең, дидем. Керде дә бүлмәгә: «Әни, булды. Эшләдем. Миңа хәзер нык рәхәт булып китте», – диде. Ул сүзләр һаман колагымда яңгырый. Барып карадым – ул ниндидер кызыл куе төер чыгарган иде. Берәр нәрсә ашагандыр дип, юып төшердем. Уенчыкларын җыя башлады бөтен җирдән. Хәзер генә уйлыйм, сизгәндер, дип. Ул вакытта игътибар итмәдем. Ул болай да артыннан җыештыра иде. Ә бу юлы тиз генә, бөтенесен җыя башлады. Хәтта кровать астына куя торган әйберләрне урнаштырырга әтисен чакырды. Әтисе әле ачуланды да. «Нигә шуның өчен балага кычкырасың, ул бит, киресенчә, үз артыннан җыештырырга тырыша», – дип, мин эшкә әзрәк үпкәләп тә киткән идем. Шул көнне үк китеп тә барды инде Аида.
Юлда, Эльвира Фазлыеваның машинасында
– Эльвира, син Әлмәттән. Әлмәткә еш кайтасыңмы?
– Кыш көне бик кайтып йөрмим мин, кышкы юлларны бик яратмыйм. Җәй көннәрендә ешрак кайтып йөрермен, Алла бирсә.
– Кайткач, нишлисең? Әниеңә булышасыңмы?
– Булышам инде, әзрәк өйләр җыештырып йөрим, җәй көне бакчалар башлана бит инде.
– Күптән түгел социаль челтәргә урнаштырган идең ничек әниеңә булышуың, идәннәр юганың турында видеодәлил.
– Мин аңладым, социаль челтәрләрдә кешеләргә бик ошый икән шундый әйберләр.
...Хәтерлим, машинада йөри генә башлаганда, кыш көне февраль аенда өйгә кайтып килим, дип чыктым. Беренче тапкыр Әлмәткә үзем генә. Кайтам шулай әкрен генә, карыйм, узып китәләр, каршыдагы йөк машиналарын тиз генә үтеп китә җиңел машиналар. Бу бик авыр түгел бугай дип, үзем дә шулай ук узарга чыктым да, бозлавык иде, әллә башка маневр ясадым – әйләнә башладым юл уртасында. Бөтен тормышым күз алдыннан үтте, диләр бит, нәкъ шулай булды. Ахырда, кюветка очып төштем, күпләп машиналар туктады, кешеләр йөгереп килде, алар мине машинадан чыгара башладылар. Кычкыралар: «Кемдер бар бу машинада», – дип. Мин бернәрсә аңламыйм. Инспекторлар килеп, машинаны чыгардылар, Аллага шөкер, барысы да бик җиңелчә генә үтте, үземә зыян килмәде. Әкрен-әкрен кайтып җиттем Әлмәткә. Әллә 8 сәгать кайттым инде ул көнне. Әти шалтырата юл буе: «Кайчан кайтасың инде, кызым?» – дип. «Кайтам мин, кайтам, бераз көрткә баттым әле», – димен. Кайткач, әти машинаны чистарта кардан (анда кар тыгылган иде), «Әйе, әйбәт баткансың икән, кызым, көрткә», – ди. Аңладылар инде бөтенесен. Әни төнлә кычкырганымны да ишеткән.
– Бу шушы машина белән булдымы?
– Юк, ул – минем беренче машинам «Daewoo Matiz» иде.
Казанның «Царицыно» зираты
– Эльвира, без зиратка килеп җиттек, Аида янына. Син шулай килгән саен чәчәкләр алып киләсеңме аңа?
– Әйе, Аида янына чәчәкләр белән киләм. Ул чәчәкләр бик ярата иде. Әтисе дә бүләк итә иде, рәхәтләнеп, елмаеп кабул итеп ала иде. Хәзер дә аңа ошыйдыр дип уйлыйм.
– Белгәнеңчә, 11 ноябрь көнне әтиең дә бакыйлыкка күчте, ничек килеп чыкты ул?
– Минем әти яман шеш белән чирләде. Аида киткәч, ул бик борчылды, чире көчәя башлады, 2,5 ел яшәде дә, Аида янына китеп барды.
– Әтиеңне Әлмәттә җирләдегезме?
– Әлмәттә. Ул аяк өсте йөрде, 3 атна – 1 айга якын гына урын өстендә ятты. Врачлар 3 көн вакыты калган, дигәч, мин тиз генә кайтырга өлгердем. Әти белән саубуллаштым, минем күз алдымда китеп барды әти, минем күз алдымда йөрәге туктады. Мин баш очында утыра идем, белгән, Аидага укый торган догаларымны укый идем. Шулай, бик еш сулый башлады, һәм минем күз алдымда йөрәге туктады. Ул шуны гына көтеп яткан бугай инде.
– Синең кайтканнымы?
– Әни: «Әйдә инде, кызым, сине генә көтә», – дип әйтә иде.
– Бу начар чир кайсы җирендә иде?
– Үпкәләрендә.
– Сез моны соң белеп алдыгызмы?
– Соңрак булгандыр шул, әйе.
– Димәк, операция белән дә калдырып булмаганмы?
– Операция ясадылар, монда Казанда йөрдек, алга таба яшәргә шанслар юк, диделәр. Химиятерапия ясарга да соң иде инде.
– Кызың Царицыно зиратына җирләнгән...
– Күпләр, нигә аны рус зиратында җирләдегез, диләр. Әйтәсем килә, монда урыслар гына түгел. Бу башында – урыслар, арырак баргач, бик күп мөселманнар.
Аиданың кабере каршында
– Кызым, сине төшерергә, синең турында сөйләргә килделәр. Сине барысы да ярата, кызым… Мин аңа гел әйтәм, кызым, сине бөтен республика ярата, димен.
Барыбер, Аида китте, дигән уйлар юк иде минем. Мин хастаханәдә, аны хәзер чыгарырлар, дип көтеп утырдым бит. Аннан әтисе әйтте: «Бетте, Аида үлгән», – диде. Мин кычкыра башладым. Еламыйм, кычкыра идем. Мине тота башладылар. Әни шалтыратканын ишеттем, әнигә әйттеләр.
Мин Аиданың әтисенә барыбер рәхмәтлемен. Ул миңа без Аида белән яшәгән фатирны калдырды. Бөтен истәлек шунда бит инде. Ул фатирны миңа яздырып калдырды. Машинаны да калдырды. Рәхмәт инде шулай урамда калдырмаганы өчен.
– Карале, Эльвира, менә монда печеньелар, конфетлар да алып килгәннәр, димәк, синнән башка монда йөрүчеләр шактый.
– Әйе, аңа гел шулай тәмле әйберләр алып килеп калдыралар. Уенчыкларны да кемнәрдер алып килә.
– Син кем икәнен белмисең?
– Юк, белмим. Миңа социаль челтәрләрдә дә язалар, Аида янына барсак буламы, дип. Кем Аиданы ярата, шулар килеп йөриләр бугай инде. Бәлки, шулай үтеп бара торган кешеләр дә калдыра торгандыр. Мин әйтәм инде: «Аида, син Царицынода царица кебек, бөтенесен каршы аласың», димен. 15 апрель – киткән көне бит инде, бүләксез килмим, чәчәкләр, бүләкләр алып киләм. Менә бу фәрештәне дә әтисе Аидага охшатып ясатты. Монда инде Аиданың яраткан уенчыклары да бар. Бу – «ТМТВ» каналыннан бирелгән, алдарак әйткән премия. Мин бит инде сәхнәгә Аида булып чыгам, бу – аның бүләге. Монда алып килеп куйдым, Аллага шөкер, беркем алып китми.