Найти в Дзене
Интертат

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм әти булган. Сабыйның исеме дә билгеле

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм белән килене Рузия әти-әни булган. Фәтхетдиновлар гаиләсенең тагын бер нәсел дәвамчысы булып, 9 май көнне дөньяга ир бала аваз салган. Зур сөенече белән Рузия Фәтхетдинова социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Мин сине шундый көттем, хәзинәм минем», – дип яза ул сторисларында.

Сабыйның авырлыгы – 3820 кг, буе – 55 см.

Рөстәм сабыйга сайланган исемне дә әйткән. «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным, Рузиям», – дигән ул.

Яшьләрнең дуслары сабыйның әти-әнисен куандырып, сау-сәламәт булып үсүен теләгәннәр.

Без дә әлеге матур теләкләргә кушылабыз!

  • Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм тиздән әти булачак