Миңа 4 яшь. Әни белән беренче "сәяхәттә" барам. Татарстан белән Тукай урамнары чатында, тегү фабрикасы янында безне кечкенә бер пазик ала, без Залесныйга барабыз. Ул әле Казан икәнен мин белмәгән идем, Горький шоссесы буйлап урман аша барганда чыннан да Казаннан киткән дип тоела ул. Анда кечкенә санаторий, номер, коридор, коридор ахырында кара һәм ак телевизор.
Минем беренче сәяхәтем миңа зур тәэсир калдырды. Каядыр, Тирән күлгә, мөгаен, урман юллары буйлап җәяү йөрдек. Ул зур күлдә "кит яши" дип башка балаларның көлкесе исемдә урнашып калды. Күптән түгел шул юлларны эзләп алдым, берни дә табалмадым.
Аннан, Светлое күле аша салынган күперне, андый күпердә яшьләрнең селкенгәне, минем шул селкенгәннән курыкканымны хәтерлим. Электричкага "ял дусларыбызны" озатканыбыз, кәҗәләрне бутербродлар белән ашатканым исемдә тотам.
Залесный да үзе хәтеремдә калды. Баш урамда бизәкле бер йорт бар иде. Без әни белән аны "курочкин домик" дип йөрттек, чөнки "кешеләр" болдырыннан башка шул йортның тавык абзарының үз уеп рәсем ясалган болдыры бар иде.
Соңрак белеп алдым мин: ул йорт Залесныйның төп истәлекле урын дип саналган. Соңрак яныннан да узганда, шул йортның күркәмлеге инде тузган дип сизеп ала идем, ләкин үзенчәлеге әле китмәгән дип игътибар итә идем.
Былтыр шул йортны хуҗасы "теләсә кем алыгыз гына, яңаны төзисем килә" дип белдерде. Ләкин беркем дә теләк белдермәде. Хәзер инде сүтәләр шул йортны.
Әлбәттә, бездә, Татарстанда йортлар бик кыйммәтле булып саналса, аларга "һәйкәл" статусын бирәләр. Һәйкәлне җимереп тә булмый, үзгәртеп тә булмый. Тоткычсыз чемодан хуҗасына. "Мохит йорты" ул әле рәсми статус түгел, ләкин берничә "обременение" була, кайбер җирләрдә аларны да җимереп булмый. Ләкин шул җирнең шул статус булмаганда, әлбәттә, җимереп була.
Хәзер бездә туризм стратегиясе буенча "төрле урыннарда төрле һәйкәлләр булсыннар" дип ышанып калалар. Кешеләрне республика буйлап йөртүгә чакыралар, дип. Кызганычка каршы, төрле хәлләр бар. Залесныйга шул бердәнбер йортны карарга беркем дә махсус рәвештә дә килми иде. Тәк, юл барышлый гына машина тәрәзәләреннән карап кына.
Кайбер илләрдә, республикаларда шундый "һәйкәлрәк" йортларга башка караш. Башкалада аерым бер җир участкасын алып, "монда илебезнең бар булган торак төрләрен урнаштырабыз". Реплика түгел, чын объектлар, күчерелгән генә чын объектлар. Татарстанда һәйкәлләрне күчермиләр, ә, мәсәлән, Нижгарда яки Марий Элның Тау Ягы башкаласы Козмодемьяновскида шул төбәккә хас яки истәлекле авыл йортлары бер җирдә җыелган.
Ул практика безнең яраткан Скандинавиядә башланган. Швеция башкаласы Стокһолм янындагы бер утрауда швед патшасы әмере үтәү йөзеннән Швециянең төрле түрләреннән шул әмергә кадәр сакланып калган гади иске биналар "Скансен" исемле музеена тупланган. Тиз арада Һелсинки янындагы Сеурасаари утравында да шундыйрак музей ачылган.
Икесендә дә булганым бар. Анда абзарлар белән ызбалар гына түгел, телефон будкалары, эшчеләр бараклары, дача йортлары да бар. Һәр торак яки торак булмаган биналарның төре анда күрсәтелә.
Минемчә, Казанда да шундыйракны тормышка ашырырга соң түгел. Әйе, авылларда "типовой" йортлар бетә бара, ләкин алардан башка 1960 еллардагы дачалар, 1940-50 еллардагы эшчеләр бараклары, телефон будкалары, тукталыш павилионнары, агач электр баганалары әле тизрәк бетә баралар. Аннан, Зөя каласы янында шундыйрак бер хосусый музей бар. Анда "татар авылы" гына темасы бирелә. Ләкин экспонатлар яңартылган булса да, барыбер чын. Мәсәлән, Биектау районындагы Чыршы авылында сакланып калган тегермән шул музейга күчерелгән. Яңартканнан соң, аның "шармы" бераз бетте (минем шул тегермәнгә ул әле иске урында булган вакытларында кергәнем бар).
Казан-Зөя каласы юлында торса да, ул музей бик тә популяр дип саналмый. Ни өчен бу? Әлбәттә, татар авылы ул бик кызык, ләкин туристлар гомумән шәһәр балалары алар, аларның ностальгиясе тегермәннәрдә түгел, дачалар белән телефон будкаларында. Шунысын җыйсалар, популяррак булыр иде ул. Соңгы фактураны әле җыеп була, ул тулысынча череп беткәнче. Ләкин шул фикергә беркем дә җитә алмый.