Җырчы Чәчкә кече кызының сәламәтлеге буенча проблемалар белән социаль челтәр сәхифәсендә уртаклашкан. «Балагызның башына кан сауган, бөере җитлекмәгән. Патология бүлеге. 1нче палата. Табибның обходка кергәнен 4 күз белән көтеп утырабыз: мин һәм тагын бер яшь, чибәр ханым. Икебезне дә монда 1нче бала тудыру йортыннан бер үк көнне, бер үк «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килделәр. Икебезнең дә кызлар. Икебезнең дә күзләребездә – сорау билгесе… Табиб игътибар белән балаларны карады да дәвалау курсы турында аңлатты, киңәшләрен бирде. Ә минем башта – мең сорау. Берни аңламыйм, мең дә бер сорау яудырам. Ул да түзмәде. «Балагыз пневмония белән туган, башына, үпкәсенә кан сауган, йөрәгендә «перегородка»сы ябылып бетмәгән, бөере җитлекмәгән, тагын бавырында, күзендә…» ...Калганын ишетмәдем дә... Башыма таба белән суккан кебек булды... Коелып төштем… Йотып калырга тырышкан яшьләремне тыя алмадым, елап җибәрдем. Балакаем, бәбием, нинди зур авырлыклар кичергәнсең икән бит, сабыем минем... Шулчак кы
Җырчы Чәчкәгә табиб: «Балагызның башына кан сауган, бөере җитлекмәгән»
8 мая 20238 мая 2023
1
1 мин