Ни өчен башта без яшенне күрәбез, аннары тавышын ишетәбез? Чөнки күзләр колакка караганда алдарак урнашкан. *** Гарәп Әмирлекләрендә кешеләр бай яши, чөнки аларда нефть белән газ чыга. Күз алдына китереп карагыз – бездә нефть белән газ чыкса, ничек бай яшәр идек! *** Моңарчы, акча чит илләргә чыгарыла, дигәннәр иде… Ә сез акчаның илдә кала башлаганын сиздегезме ул? *** Кемгә секс җитми – шул секс турында сөйләшә. Ач – ризык турында сөйләшә, хәерче – акча турында. Ә безнең олигархлар һәм банкирлар әхлак турында сөйләшә. *** Банкта: Мин сездән 1 миллион кредит алган идем, бизнесым янды. Миңа кайсы тәрәзәгә? Без 10нчы катта. Теләсә кайсы тәрәзәгә барыгыз. *** Берни дә сатып алмасаң, бәяләр юнь генә. *** Нәрсә карарга икән? Киңәш ит әле? Нәрсәгә әйләндердең бу тормышыңны – кара шуны. *** Савыт-саба юа торган таблеткалар ничек эшли икән ул? Инде икенче таблетканы эчтем – ә барыбер юасым килми. *** Хуҗабикәгә киңәш: Әгәр сезнең яңасын алырга акчагыз булмаса, су өчен фильтр күпкә озаграк хезм
Мәзәкләр: Социаль челтәрләр булмаганда, кешенең ахмак икәнен гаиләсендә генә беләләр иде
7 мая 20237 мая 2023
1
3 мин