Түбән Новгород өлкәсенең Борск районы трассасында, Пионерское авылы янында Язучы Захар Прилепинның AUDI Q-7 автомобилен шартлатканнар. Машина йөртүче һәлак булган, язучы авыр хәлдә, дип яза «РИА Новости». Прилепинның Донбасстан гаиләсе янына кайтышы булган. База машинада аның кызы да булган, ул шартлауга берничә минут кала чыккан булган, дип яза. Прилепин арткы утыргычта була. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, машина астына шартлаткыч куелган булган, ул читтән торып идарә ителә торган механизмлы булган һәм дистанцион рәвештә шартлатылган. Прилепин автомобиленә шартлаткычны төнлә куйганнардыр, дип фаразлыйлар. Шартлаган урында тирән чокыр барлыкка килгән. Захар Прилепинның матбугат хезмәтендә «аның белән бар да тәртиптә» дигәннәр. Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин да шулай дигән. РБК, Прилепинның аягы яраланган, дип яза. «АТЕШ» дип аталган «Телеграм» канал, Прилепин артыннан ел башыннан ук күзәтеп йөргәннәр, дип яза. Бу төркем үзен «украиннарның һәм кырым татарларының хәрби хәрәкәте» дип
Түбән Новгородта Захар Прилепинның машинасын шартлатканнар: шоферы һәлак, үзе авыр хәлдә
6 мая 20236 мая 2023
3
3 мин