Оренбург өлкәсендә «Цепочка» дип аталган карусель җимерелде. Баштагы мәгълүматлар буенча, 1 бала үлгән, 20 бала тән җәрәхәтләре алган, дигән хәбәр чыккан иде. Бу – бер баланың бик нык авыр хәлдә булуы сәбәпле таралган мәгълүмат: аны башта һәлак булган, дип уйлаганнар. Бераздан төгәллек кертелде – рәсми мәгълүматлар буенча, 20 кеше каза күргән, 15 кеше госпитализацияләнгән, аларның хәлләре авыр. 1 хатын-кыз һәм 10 яшьлек бер бала бик авыр хәлдә, бала реанимациядә. Карусель дә, «Оренпарк» үзе дә әле күптән түгел генә ачылган булган. Карусельдә балалар әйләнгән вакытта, конструкцияләрнең бер өлеше балалар белән бергә җимерелеп төшкән. Хәзерге вакытта коткару эшләре бара. Карусель җимерелгән мизгел видеога эләккән. «Орендей» сайты язуынча, бу – утыргычлары чылбырлар белән эләктереп куелган карусель булган. Әйләнгән вакытта конструкциянең бер өлеше җимерелеп төшә, һәм утыргычлар белән бергә балалар да аска коела. 3 бала һәм 5 өлкән кеше авыр хәлдә, дип яза сайт. «Күңел ачарга дип килгән иде
«Анда мәхшәр!» Кешеләр утырып әйләнгәндә, карусель җимерелә – видео
6 мая 20236 мая 2023
1
2 мин