Найти в Дзене
Интертат

Вадим Захаров: «Маманың кырыгы бүген...»

Җырчы Вадим Захаров әнисенең кырыгын уздырган. «Маманың (Марина) кырыгы бүген. Урыны оҗмахта булсын, дип теләгез», – дип яза ул сәхифисен карап баручыларга.

Марина ханымның кырык көнен керәшен йолалары буенча туган авылында уздырганнар. Мәрхүмәне искә алырга авыл апалары, туган-тумачалары җыелган.

Вадим Захаровның әнисе каты авырудан вафат булды. Җырчы якын кешесен югалту хәсрәтен бик авыр кичерде.

Тамашачылары Марина ханымның урыннары оҗмахта булып, аның Вадимның уңышлары өчен сөенеп ятуын теләгәннәр.