Кешеләргә массакүләм рәвештә элемтә операторларыннан паспорт мәгълүматларын раслау үтенече килә башларга мөмкин. Кайбер кешеләр моны «мошенниклар тозагы» дип уйларга мөмкин, тик бу – алай түгел. Элемтә операторлары «иясез» телефоннарны блокка куя башларга җыена. Бу хакта Лайф сайты яза. Паспорт мәгълүматларын нәрсә өчен сорыйлар? Элемтә операторлары мәгълүматларына караганда, хәзер Россия базарында мәгълүматлары расланмаган 20 млн актив абонент бар. Алар дөрес булмаган паспорт номерлары күрсәтеп алынган. Элемтә операторлары өчен бу файдалы түгел. Операторлар үзләренең мәгълүмат базасын тикшереп, сим-карталарны сүндерү ай саен 7 млрд сум табышны юкка чыгарачак, дип исәпләгән. Әмма элемтәне контрольгә алу максатыннан, тикшерү органнары элемтә операторларыннан бары тик паспорт номерын күрсәткән кешеләргә генә хезмәт күрсәтүне таләп итә. Тикшерү органнары фикеренчә, башка кешегә, яки бөтенләй булмаган кешегә теркәлгән телефоннар яшерен табыш алу яки ниндидер җинаятьчел схемаларда кулланылы