Найти тему
Интертат

Алып баручы Айдар Габидуллин авариягә эләккән

Алып баручы Айназ һәм Айдар Габидуллиннар Казанда авариягә эләккән. Айдарның тормышын санаулы мизгелләр хәл иткән. Бу хакта аның тормыш иптәше Айназ сторисларда сөйләгән.

«30 апрель – Айдарның икенче туган көне.

Безгә ресторанда пешеп бетмәгән ит бирделәр. Шуны ашаганнан соң, Айдарның хәле начарланды. Горьковское шоссе буйлап кайтырга чыктык. Айдар «косасы килә» ди. Аварийка кабызып юл кырыена туктап, косарга чыкты. Әле дә ярый машинаның бу ягына баскан, дим… «Матурым, су бир әле», – дип сорады. Су биреп, ишекне ябуым булды, машинабызга нәрсәдер китереп «манчыды»... Айдарны үтерделәр, дип уйлыйм... Ул, Алланың рәхмәте белән, читкә сикереп котыла алган», – дип сөйләгән Айназ, елый-елый.

«Алла язмаган әйбер булмый ул», – дип дәвам итә Айдар үзе. Менә бу – безнең машина, мин менә монда чыгып баскан идем. Ә менә бу машина безнең машинага килеп сыланды. Мин, ул килеп бәрелер алдыннан, сикереп калдым», – дип сөйли ул.

Габидуллиннарга машиналарын ремонтка кертеп калдырып, Әлмәткә автобус белән кайтып китәргә туры килгән.