Язучы, фаҗигале язмыш иясе Мин Шабайның (Мин Гариф улы Шабаев) тууына быел 110 ел тулды. Татар әдибе турында кайбер фактларны тупладык. 1. Мин Гариф улы Шабаев 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылында туган. Әтисе вафатыннан соң, алты яшендә ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. 2. Унҗиде яшендә сукбай булып йөргән егетне хезмәт колониясенә урнаштыралар. Монда ул белем һәм тәрбия ала, әдәбият белән таныша. 3. Сугышка кадәр Мин Шабай Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакцияләрендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин яшь Мин Шабай турында болай ди: «Яшь язучының беренче әсәрләрендә үк аның иҗатында соңрак үсеп, камилләшеп җиткән матур сыйфатларның яралгысын күрергә мөмкин. Дөньяга, кешеләргә, табигатькә соклану, тормышны гүзәл, кешеләрне бәхетле итеп күрергә теләү, әнә шуннан чыга торган үзенчәлекле аһәң һәм романтик күтәренкелек, — менә ул сыйфатлар». 4. 1931 елдан ук хикәяләре газеталард