Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачка эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты килде (фото)

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты И. С. Вольфсон килде.

Эш сәфәре барышында Илья Вольфсон район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин янында булды.

Аннан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Балтачта төзелеп килүче футбол мәйданчыгы белән танышты.

Илья Вольфсон Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең Балтач филиалында да булачак. Биредә төзекләндерү эшләренең кызган чагы.Тиздән бина тулысы белән заманча төсмер алачак.

Эшлекле сәфәр ахырында депутат Норма җирлегендә халык белән очрашачак.

-2
-3
-4
-5
-6
-7