Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачта ясалма өслекле футбол кырында беренче уен үтте

Балтачта ясалма өслекле футбол кыры ачылды. Беренче уеннарга район Советы, башкарма комитеты егетләре, хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, эшмәкәрләр старт бирде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин  Рамил Нотфуллин мәгариф оешмаларына футбол туплары бүләк итеп хәерле сәгатьтә ачып җибәрде.

Футбол кыры кичкә кадәр шау итеп торды. Стадион спорт сөючеләргә игелекле хезмәт итсен.

"Игелекле уен - Добрая игра"да  авыл хуҗалыгы оеешмалары җитәкчеләре беренчелекне яулады.Шәхси эшмәкәрләр - икенче, район башкарма комитеты - өченче, авыл җирлеге җитәкчеләреннән тупланган команда дүртенче булды.

Тамашачылардан һәм футболчылардан җыелган взнос  акчасы ярдәмгә мохтаҗ кешегә тапшырылачак.