Филиппинга эшкә дип киткән Мәскәү кызы 6 майда элемтәгә чыкмый башлаган. Аны притонга алып киткәннәр яки органнарын алу өчен үтергәннәрдер, дип фаразлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. «Урамга чыкмыйм. Көчкә тордым, ашарга иде», – дип язган 22 яшьлек Юлия соңгы тапкыр әнисенә. Юлия шул көнне Филиппинга очып килгән һәм шуннан бирле хәбәре юк. Бу кызны Манила шәһәренә эшкә чакырган булганнар. Ул Бауман исемендәге университетны тәмамлаган, информатикадан репетитор булып эшләгән. Социаль челтәрләренә караганда, аның чит телләр белән проблемалары булмый, шуңа күрә сайтлар ясау өчен эшкә алганнар. Әнисенә ул шулай дип аңлаткан. Ләкин Юля югалгач, аның сүзләрендә туры килеп бетмәгән урыннар ачыкланган. «Әнисенә компания исемен генә әйткән, килешүне беркем күрмәгән. Оешма яхшы, Филиппин ИТ-компанияләре исемлегендә бар, алар гаепле түгелдер. Ләкин кыз белән башка берәр кеше сөйләшкәндер. Волонтерлар юридик адрес буенча барган, анда офис юк», – дип яза кызның дуслары социаль челтәрләрд
«Органнарын алганнардыр». Чит илгә эшкә киткән башкала кызы югалган
11 мая 202311 мая 2023
1
1 мин