Моннан 1 ел элек Ришат Төхвәтуллин үзен бертуктамый эзәрлекләүче фанаты булуы, үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөреп, өенә кадәр килүе, чыкканын сагалап торуы хакында сөйләгән иде. Баксаң, гашыйк ханым әле дә Ришатка тыныч кына яшәргә ирек бирми икән. Ришатның командасы, үзара шаярып, аны «...-матуркай» дип йөртә башлаган. Бу турыда җырчы сторисларында сөйләгән. Уфада концертларыбыз узды. Уфа концертларының «изюминкасы» ул – ...-матуркай. Кемнәр аны белми, таныштырасым килә. Әлеге хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе. Ул мине кайчан да булса үзенә өйләнәчәк дип уйлый. «Мин инде өйләнгән, безнең арада берни була алмый», – дип аңлатсам да, үз сүзен бирми. Киемнәрен җыеп, минем янга Казанга килә. Күченәм дип уйлыймы икән. Көчкә озатып җибәрәбез. Без авылга кайтканда, безнең арттан авылга кайта. Аны Уфа концертларыбызга кертми башлаган идек инде. Кичәге концертка ничектер кергән, әниләр кырыена килеп баскан, булыр-булмас сүзләрен сөйләп йөргән. Алияне аеруча ярата инде ул. Аңа бүлә
«Мин өйләндем. Хәзер инде соң»: Ришат Төхвәтуллин үзен эзәрлекләүче фанатын күрсәтте
29 апреля 202329 апр 2023
1
1 мин