Аида исеме белән җырлаучы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева кызы вафат булганчы икесе бергә яшәгән зур, якты фатирыннан кечкенә бүлмәгә күченгән. «Интертат» хәбәрчесенә аңлатуынча, Эльвира бүгенге көндә финанс кыенлыклары кичерә, шуңа күрә җырчыга фатирын вакытлыча арендага бирергә туры килгән. Бу сүзләрдән соң күпләр: «Нигә эшләмисең?» – дип әйтер. Безнең эштә (телевидение) өстәмә рәвештә тагын кая да булса эшләү хупланмый. Болай да узган елның август аеннан февральгә кадәр ресторанда официант булып эшләдем. Ике эшне берьюлы алып баруы бик кыен булды. Чөнки минем белән чиратлап тапшырулар алып баручы кыз авырып китәргә яки съемкаларда булырга мөмкин. Миңа аны алыштырырга, даими рәвештә концертлар, чараларга дип сорап китәргә туры килә иде. Ресторан хуҗалары кәнәгатьсезлек белдерәләр иде. Минем үземә дә алай эшләү авыр булды. Мин бик нык арыдым. Акча кирәк булганга фатирымны арендага бирдем. Миңа, әлбәттә, бик авыр булды. Чөнки ул – безнең элек Аида белән яшәгән фа
Җырчы Эльвира Фазлыева фатирыннан кечкенә бүлмәгә күченергә мәҗбүр булган
28 апреля 202328 апр 2023
2
1 мин