Найти в Дзене
Интертат

Гүзәл Уразова ябыккан

Игътибар итсәгез, җырчы Гүзәл Уразова соңгы вакытта бик нык ябыкты. Тамашачылары да моны күрә, сизә.

Дүртенче баласын алып кайтканнан соң, ул әзрәк килограммнар җыйган иде, хәзер кабат үз хәленә кайтты, ә бәлки, элеккеге чагыннан ябыграктыр да әле. Гүзәл үзе бүгенге халәтеннән бик канәгать күренә болай. Тамашачылары, социаль челтәрдә язылучылары арасында да аның буй-сынына сокланып язучылар байтак икән. Ләкин араларында Гүзәл өчен борчылучылары да бар.

«Гүзәл, сездә анорексия башланган бит инде, бер дә килешми болай. Картайта, 4 бала анасы мондый кием кими», – дип, тәнкыйтьләгән аны берәү.

– Үземнең тарафка күпме комплементлар ишетәм. Бик зур рәхмәт сезгә, нык «приятно». Бөтенесе: «Сез нәрсә, ашамыйсызмы әллә?» – диләр. Ничек инде ашамыйм, минәйтәм, табасы белән ашыйм, – дип сөйләгән Гүзәл сторисларында, бер таба яшелчә, җиләк-җимеш күрсәтеп.

«90-60-90 хәзер анорексия дип атала икән», – дип өстәп язып та куйган җырчы, үзенең үлчәмнәре белән мактанып.

Дүрт бала әнисенең мактанырлыгы да бар бит, әйеме? Йә, ничек уйлыйсыз, килешәме болай Гүзәлгә?

Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан