Найти в Дзене
Интертат

«Котлаулар кабул итәбез» – Винарис белән Лилия Хәмитова «әти-әни» булган

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә зур шатлыгы белән уртаклаша. Күптән түгел генә кавышкан пар инде «әти-әни» булырга да өлгергән. «Күптән көтелгән яңалык! Безнең дикобраз туды. Казанның зооботаника бакчасында туган дикобразның әти-әнисенә безнең хөрмәткә Винарис белән Лилия дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр иде. Без бик дулкынланабыз һәм яңа туган дикобраз баласына исем эзләү белән мәшгульбез. Котлаулар кабул итәбез! Әти-әни булдык!» – дип шаяра Винарис. Дикобраз баласына ЛиВарис, Лильвин, ВинЛи, Ливан, Винлия, Лиярис кебек исемнәр тәкъдим итеп, комментарийлар калдырганнар.

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә зур шатлыгы белән уртаклаша. Күптән түгел генә кавышкан пар инде «әти-әни» булырга да өлгергән.

«Күптән көтелгән яңалык! Безнең дикобраз туды. Казанның зооботаника бакчасында туган дикобразның әти-әнисенә безнең хөрмәткә Винарис белән Лилия дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр иде. Без бик дулкынланабыз һәм яңа туган дикобраз баласына исем эзләү белән мәшгульбез.

Котлаулар кабул итәбез! Әти-әни булдык!» – дип шаяра Винарис.

Дикобраз баласына ЛиВарис, Лильвин, ВинЛи, Ливан, Винлия, Лиярис кебек исемнәр тәкъдим итеп, комментарийлар калдырганнар.