«Женщина оххонь» сәхифәсен алып баручы блогер Гүзәл Хөснетдинованың кызы Ранияне Чистай үзәгендә мөселман кызлары кыйнаган. Бу хакта блогер үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Кыз баланың яулыгын салдырып, чәченнән сөйрәп йөргәннәр. «Мин бөтенесен дә аңлыйм. Әйе, мин дә балачакта сугыша идем, «бандитка» булдым. Рания дә фәрештә түгел, ул үзен яклый ала. Ул да минем кызлар белән сугышкалый, мин аңа игътибар да итмим. Кем белән булмаган… Әмма бер кызга каршы бишәү чыкканнар. Аны типкәләгәннәр һәм чәченнән өстерәп йөргәннәр. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый. Ранияне «миллионерша кызы укырга килгән» дип үртәгәннәр. Кызлар сугышкан вакытта, алар янына мәрхүмә сеңлемнең кызы Ләтифә килгән. Аңа: «Бар кит моннан! Синең әниең бөтенләй юк!» - дип әйткәннәр. Бу «ерткыч»ларның ата-аналары! Үз балаларыгызны тәрбияләгез. Тормышның бумеранг булуын онытмагыз! Аллаһ барысын да күрә. Үз балаларымны рәнҗеттермим. Алар минем баламның намусына кагылды. Кеше алдында яулыгын салдырганнар. Д
Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың баласын мөселман кызлары кыйнаган
26 апреля 202326 апр 2023
2
1 мин