Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган концертларына мәрхүм ире Илфак Шиһаповның беренче никахыннан туган кызы Зәринә дә килгән. Илсөя әтисен искә алган мизгелләрдә ул күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Видео белән сторисларында артист Алмаз Мирзаянов уртаклаша. «Илфак абыйның кызы Зәринә белән янәшә утырабыз. Елый. Күңелем белән кушылам», - дип язган Алмаз. Илсөя Илфак Шиһаповның үз тормышындагы бик кадерле кеше икәнлеген сөйли. Бүгенге көндә Илфак истәлеге булып улы Нариман үсеп җитүе хакында әйтә. Быел минем улыма 20 яшь була. Ике метрлы, спортсмен улым бар минем. Илфак малае… Нәкъ шундый. Нәкъ шулай сөйләшә, нәкъ шулай йөри. Кайчакта кычкырып көлеп җибәрәм. Ай, Аллам, минәйтәм. Илфак исән кебек. Бер генә концертымны да Илфак белән сөйләшмичә башламыйм. «Шунда басып, карап тор. Килешмәгән җирләрен төшемә кереп булса да әйтерсең», - минәйтәм. Бүген Сергей Викторович белән иҗат юлыбызны ничек башлаганны искә төшереп утырдык. Мин, Илфак, Сергей Викторович авылларга чыгып китәбез. Илфак оешты
Илсөя Бәдретдинованың концертына Илфак Шиһаповның кызы килгән
25 апреля 202325 апр 2023
1
1 мин