Кичә, социаль челтәрләрдәге видеодан күреп, Илсөя Бәдретдинованың концертында махсус операциядә катнашучы Марат исемле егет әнисе белән апасына сюрприз ясаган: җырчы белән элемтәгә кереп, үзенең иң кадерле кешеләре – әнисе һәм апасына чәчәк бәйләмнәре бүләк итүен үтенгән, дип язган идек.
- Махсус операциядәге егет Илсөя Бәдретдинова концертында якыннарына сюрприз ясаган
Бу видео социаль челтәр кулланучыларның сәхифәсенә тулысынча кереп бетмәгән булып чыкты. Баксаң, видеоның ахыры тагын да дулкынландыргыч икән. Илсөя Бәдретдинова Маратның якыннарына чәчәк бәйләме бүләк итүгә, сәхнә артыннан тагын бер букет күтәреп, беркемгә әйтмичә, ялга кайткан хәрби үзе дә килеп чыга. Ана белән улның очрашуын зал басып алкышлый. Үзе дә малай үстерүче Илсөя дә күз яшьләрен тыеп тора алмый.
Видеоның тулы варианты биредә: