Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образлардан курыкмый. Соңгы вакытта җырчы тамашачыларына яңа образларын еш тәкъдим итә башлады. «Яшьләр артыннан кумагыз!» – Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән шаккатырган. Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән халыкны шаккатырган. «Бик каты сүккәннәрегезгә дә, яратып язганнарыгызга да чын күңелемнән зур рәхмәт! Мин, үзгәреп торганга, үземне үзем ачуланам кайвакыт. Әй сокланам бер үзгәрми генә олыгайган кешеләрнең кайберләренә… Гомергә бертөрле булып ничек кала ала микән?! Вәт ичмасам булдыра, дим! Халык телендә «күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге» диясе килә», – дип язган җырчы. Бу җавап сүзләре халыкны яңа комментарийларга «кыздырып» җибәргән. Җырчының виртуаль дуслары әйткәләшеп беткән. «Нинди генә образга кермәдегез. Мескен чәч түзсен инде. Пеләш килеш кенә күрмәдек бугай сезне, анысы да булыр микән?» дип язучыга «булырга мөмкин» дип җавап биргән җырчы. «Ни генә эшләсә дә Зәйнәб – Зәйнәб булып кала инде. Тавыш үзгәрми,
«Элек киенә белмәдегез» – Зәйнәб Фәрхетдинова чираттагы яңа образын тәкъдим итте
23 апреля 202323 апр 2023
3
1 мин