Журналист, танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, гаиләсен калдырып, дус кызлары белән Истанбулга киткән. «Элек дус кызларым белән 3 көнгә башка илгә барып кайту, кибетләрдә йөрү – миңа матур фильм сценарие кебек иде. Эш бары тик акчада гына икән... Мин үзем ир белән ял итү яклы. Әмма дус кызлар белән ял итүнең дә үз уңай яклары бар. Мисал өчен, матур киштәләр янында туктап калганда, беркем дә тартып алып китми. Киресенчә, алар киеп карарга мәҗбүр итә, «бу кием синдә булырга тиеш» дип үгетли. Рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин. Кызлар белән ял итүнең тагын бер зур плюсы бар, алар бер-берсен рәхәтләнеп фотога төшерә. Яткан, утырган, йөргән, йөрмәгән килеш, якыннан, ерактан, күмәк фото, бергә селфи, аерым селфи, акчарлаклар, крендел белән, аннан башка, алдан, арттан, кырыйдан, астан, өстән...» – дип язган ул. Үзен ял итәргә җибәреп, балалар белән калырга риза булган тормыш иптәшенә дә рәхмәт әйтергә онытмаган Зәмирә. «Сөеклем, мине сәфәргә җибәргәнең өчен рәхмәт. Өч баланы, иремне калдырып, дус