Найти в Дзене
Интертат

«Гаиләбезгә рәхим ит» – Салават Фәтхетдиновның улы куанычы белән уртаклаша

Салават Фәтхетдиновның улы, танылган автоузышчы Рөстәм Фәтхетдинов сөенече белән уртаклаша. Спортчы яңа узыш машинасы сатып алган. «Ауди» маркалы «карлыгачы»ның видеосы янына ул: «Гаиләбезгә рәхим ит», – дип язып куйган. «Ут» булган бу», «Гранта» түгел инде, түгелен, шулай да шәп», «Узышлар пушка булачак», «Котлыйм, супер», – дип кыска гына, яшьләрчә жаргоннар белән тәбрикләгән Рөстәмне дус-ишләре. Рөстәм Фәтхетдинов бик тиздән тагын бер «гаиләбезгә рәхим ит» дигән пост куймагае. Чөнки Фәтхетдиновлар гаиләсенең ишәюе көтелә. Яшь спортчының әти булачагы, тормыш иптәше Рузиянең бәби көтүе хакында хәбәр иткән идек.

Салават Фәтхетдиновның улы, танылган автоузышчы Рөстәм Фәтхетдинов сөенече белән уртаклаша. Спортчы яңа узыш машинасы сатып алган. «Ауди» маркалы «карлыгачы»ның видеосы янына ул: «Гаиләбезгә рәхим ит», – дип язып куйган.

«Ут» булган бу», «Гранта» түгел инде, түгелен, шулай да шәп», «Узышлар пушка булачак», «Котлыйм, супер», – дип кыска гына, яшьләрчә жаргоннар белән тәбрикләгән Рөстәмне дус-ишләре.

Рөстәм Фәтхетдинов бик тиздән тагын бер «гаиләбезгә рәхим ит» дигән пост куймагае. Чөнки Фәтхетдиновлар гаиләсенең ишәюе көтелә. Яшь спортчының әти булачагы, тормыш иптәше Рузиянең бәби көтүе хакында хәбәр иткән идек.