Түбән Новгород өлкәсенең Заволжье шәһәрендә коточкыч фаҗига – 7 яшьлек бала каршында әтисе әнисен чәнчеп үтергән. Мәрхүмә хатын да, аның балалары да беркемгә кирәк булмаган, дип яза «Комсомольская правда». Мәрхүмәне җирләү өчен, баласының сыйныфташларының ата-аналары акча җыйган. Малайларны үзләренә алучы туганнары да табылмаган – хәзер алар хастаханәдә, аннары балалар йортына китүләре ихтимал. Әлеге гаиләне белүче Анна (исеме үзгәртелә) сүзләренчә, фаҗига 17 апрельдә фатирда була. Ир-ат билгесез сәбәп аркасында хатынына пычак белән ташлана. Ул пычакны хатынның күкрәгенә кадый. Хатын экстрен хезмәтләргә шалтыратырга өлгерә, аннары үлә. «Ул исән була, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Моргта әйттеләр – пычак туры йөрәккә кадалган. Киемендә кан да юк, бар каны эчкә аккан», – ди Анна. Фаҗига вакытында өйдә ир белән хатынның 2 баласы була. 6 яшьлек малай бүлмәсендә йоклый, 7 яшьлек малай мәктәптән кайткан да аш бүлмәсендә утыра. Хәзер балаларның сәламәтлеге белән проблема булмаса да, икесен дә хастах
«Мәетне җирләүче, балаларны алучы юк». Нәни малай әтисе әнисен чәнчеп үтергәнен күргән
22 апреля 202322 апр 2023
1
1 мин
