Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын баласының мәетен чүплеккә чыгарып аткан. Аны Самара өлкәсендә тотканнар. Мәет исә 4 көн чүплектә яткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте. Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә яшәүче хатынның 4 айлык баласы пневмониядән үлгән. 22 яшьлек әни кеше бала мәетен чүплеккә илтеп аткан. Аннары үзе, җаваплылыктан куркып, Самара өлкәсенә качкан. Аны 20 апрельдә Кинель шәһәрендә тотканнар. Бала мәетен коммуналь хезмәт эшчеләре таба. Суворов урамындагы контейнерда чүп-чар арасында полиэтилен капчыкка салынган нәни бала ята. Ул исән булмый инде. Тиз арада баланың анасын ачыклыйлар. Ул биредә яшәүче 22 яшьлек Екатерина булып чыга. Якынча белешмә буенча, 4 айлык сабый 15 апрельдә үлә. Экспертиза аның пневмониядән вафат булуын билгели. Яшь ана җаваплылыктан курка. Ул баланы полиэтилен капчыкка салып чүплеккә ата да үзе качып китә. Җинаять эше ачылган. Шаһитларны сораштырганнар. Бала мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмы
Пневмониядән үлгән баласының мәетен чүплеккә чыгарып аткан яшь әнине тапканнар
20 апреля 202320 апр 2023
2
1 мин