Галимҗан Баруди Хатирә дәфтәрендән
Бəлəбəй өязенə сəфəрем
Уфа ягында булган авылларны күрү, имамнарның һəм мəхəллəлəрнең хəллəреннəн хəбəр алу күптəн зарур иде. Быел Бəлəбəй өязе алтынчы районы мөхтəсиблегендə мулла Габдулла бине Сəгъдеддин идарəсендə вакытлы курслар ачылып, шул сылтау белəн кайбер дəреслəрен күрү өчен чакырылган идем, бер дəрəҗəдə вəгъдə биргəн идем...
Уфадан кыйбла тарафында 45 чакрым кадəр ераклыкта булган Ибраһим исемле мишəр авылының имамнары тарафыннан җибəрелгəн ике ат гади, көймəсез генə тарантас иде. Җиде туларга чирек сəгать калганда, Аллаһка тəвəккəллəп, утырып юлга чыктым...
Сəгать нəкъ ике тулганда Ибраһим авылына җитеп, Садреддин агайның йортына – балчык белəн сылаштырган кечкенə генə өйнең бер тарафындагы ак келəтенə – кердек...
Икенде намазына чыгып укыганнан соң, авылның ике мəхəллəсеннəн дə имамнары һəм халкы тупланганга... ахшам азанына кадəр бераз вəгазьнəсыйхəттə булдым. Ихласлык белəн тыңладылар. Дин саклау, күркəм əхлак, фəкыйрьлəргə, ятимнəргə шəфкать, авырлыкларга, бəлалəргə сабыр итү турында сөйлəнде. Нечкə күңел, күз яшьлəре белəн каршы алдылар...
Иртəсендə очрашу өчен кайбер авыллардан килгəн муллаларны кабул итеп, əзерлəнеп сəгать 9 да янə юлга чыктык. 40 чакрым кадəр ераклыкта булган Чуенчы авылына дип юнəлдек... Ибраһим авылыннан 15 чакрым ераклыкта булган Мөрəс авылына ирештек. Иске Мөрəс, Яңа Мөрəс исемле авыллары – ярым чакрым кадəр ике авыл. Иске Мөрəс башкортлары җирлəрен сатмакчы булгач, бер өлеше бүленеп, җирлəрен үзлəренə калдырып, яңа авыл тəшкил иткəннəр, мəчет торгызганнар, имам һəм мөəзин куеп, яхшы гына тормыш итү юлына кергəннəр. Иске авыл аз калып, фəкыйрьлек һəм авырлык хəленə төште...
29 рамазанда якшəмбе өйлəдəн соң сəгать дүрт чамасында тирə-ягында атаклы булган Чуенчы исемле мишəр авылына килеп... мулла Гатага килдем. Бу авыл – хəзер өч мəхəллəле, 650 чамалы капкага ия [булган] олы авыл. Бу кичəне Чуенчыда үткəрдем. Өч мəхəллəдəн тупланган халык белəн икенде, ахшам намазларын үтəп, ике намаз арасында бераз вəгазь сөйлəнеп, соңгы тəравих [намазы] булган тəравихны да имамлык итеп үткəрелде.
30 рамазанда дүшəмбе көн көндез сəгать икедə Бəлəбəй өлкəсе Зифа авылына ирешеп, имамы Садыйк бине Хафиз бине Мөхəммəдрəхим бине Габделвахид йортына килдек... Килү белəн гает хəбəрен сөйлəделəр. Шулай икəн, Эстəрлебашта дүшəмбегə каршы якшəмбе көн алты кеше, шəүвəл аен күреп, шəһадəт биргəннəр. Шуның белəн тирə-якка хəбəр йөртелеп, кайберлəре иртəн үк, кайберлəре өйлəдəн соң элек гает [намазы] укыганнар. Зифа авылында да сəгать 10 нарда гает [намазы] укыганнар. Рамазаннан туйган кешелəр, хəбəрне тиз кабул итеп, гает [намазын] укыганнар. Лəкин Мəскəү, Казан, Том – өч обсерваториядəн безгə рəсми хəбəр шəүвəл аеның фəкать дүшəмбе көн иртəнге 9 сəгатьтə 58 минутта туачагы ирешкəн иде. Шунлыктан бу ихтимал бөтенлəй хəтергə килми иде. Рамазан аенда да обсерваториялəрнең өчесе дə якшəмбе көн ярты төннəн соң, Казан, Мəскəүдə 12 сəгать 45 минутта, Том хəбəрендə 1 сəгать 5 минутта туачагын бəян иткəннəр иде. Лəкин Оренбург, Златоуст ягындагы Бəлəбəйнең Атнагол мөхтəсибе хəбəрендə, тирə-ягында булганнан хəбəр итеп, шимбə көн ахшамнан халыкка ай күрүлəрен рəсми хəбəр иткəннəр иде. Шулай ук Уфа янындагы Гомəр авылында м өхтəсиб Миңлеислам мулла да үз авылларында шимбə көн рамазан аен күреп, 4 кешенең шəһадəт биргəнннəрен, болардан соң үзенең дə күрүен язган иде.
Шуңа нигезлəнеп, Мəхкəмə шəргыядə гаетнең сишəмбе булуына карар бирелгəн иде. Фəнне ялганга чыгару да мөшкел, шəригать буенча дөрес булган шəһадəтне дə ялганга чыгару мөшкел. Тик күрү ничек булгандыр, кайбер җирлəрдə кояш баер алдыннан иске айны кояшның сагымында күрүлəре була, кояштан узып бетмəгəн айны күрəлəр.
Чынлыкта, шул җомгада көндез сəгать 12 ярымда кояш тотылу башланып, сəгать 4 лəргəчə сузылды. Һəркемгə күрергə мөмкин булды. Димəк, ай үзəгенең кояш үзəгеннəн узуы җомга көн җомга намазыннан соң булды. Ай үзəгенең кояш үзəгеннəн узуы берничə дəрəҗə көнчыгыш тарафына, кояштан сул тарафка чыккач кына яңа ай күренергə мөмкин. Иске астрономия китаплары бəян итүенчə, 12 дəрəҗə кадəр үтү тиешле. Шулкадəр үтмəгəндə, аерып күреп булмый, дигəннəр. Хəер, соңгы заманнарда кирəк, үтсə дə, күрү мөмкин булырга ихтимал биргəннəр. Кыскасы, шəгъбан аеның пəнҗешəмбе көн күренүе, рамазан аеның шимбə көн күренүе, шəүвəл аеның якшəмбе көн ахшамнан соң күренүе – заманның гаҗəп хəллəреннəн. Яки фəн əһеллəре бердəм хисапларында хаталанганнар, яки бу күрүчелəрдə бер шөбһə булган булса кирəк. Юкса катгый эшлəрдə мондый хаталык булмаска тиеш.
Фəнне ялганга чыгару да мөшкел, шəригать буенча дөрес булган шəһадəтне дə ялганга чыгару мөшкел.
Карамалыда гает һəм вəгазь
Дүшəмбе көн икенде алдыннан сəгать биштə Бəлəбəй өлкəсе алтынчы мөхтəсиблек Өршəкбаш-Карамалы авылына... килдек. Халык гает [намазын] үткəргəн. Беренче, өченче мəхəллə имамнары Эстəрлебаш хəбəре буенча, гает укып, имамнары өйдə булмаганлыктан, икенче мəхəллəдə гает укымасалар да, башка мəхəллə имамнары тəкъвалык күрсəтеп: «Гает көнендə ураза хəрам», – дип, бу мəхəллə халкына уразаларын бозарга, авыз ачарга игълан иткəннəр. Гает укыган имамнары Зəки бине Əхмəднур, икенче имам Габдерəхим бине Хəбибрахман, Кəшшафеддин бине Мифтахеддин каршы алдылар. Гает уку мəсьəлəсендə оялган хəлдəрəк, Эстəрлебаш мөхтəсибе Шакир бине Харис Тукайның хатын казыйдан казыйга язган китап кебек уйлап укуларын сөйлəделəр. Хат китерүче анда язылганнан хəбəрдəр булса да, ул бер генə кеше. Галимнəрнең карашларынча, башлангыч шəһадəт кадəр адəм икенче казыйга ирештерергə тиеш. Хатның үзе ирешкəн, имамга да укымаска юл ачык.
Фəн һəм тəҗрибə буенча, бу шəһадəтнең вакытыннан элек икəне ачык. Яңа Мирзакол авылы мулласы Ахунҗанга да хат барган. Хатта «Сəгать бердəн соң күрделəр» дигəн җөмлəдəн шөбһə күреп, кабул итмəгəн. Сөйлəмəүне телəсə дə, үзлəрендə дə шул дүшəмбе кич өч ир, өч хатын күргəннəре беленеп, бер ир, ике хатыннан шəһадəт алып, шуны да кушып укыганнар. Бу күрү анык булганда, күргəн урыннар өчен җитəрлек булса да, башкалар өстенə йөклəргə сəбəп юк, ашыгып-ашыгып тирə-якка хəбəрлəр җибəрү дə һич зарур түгел. Гает көнендə ураза хəрам, дигəн бер мəсьəлəне бик олы дəлил [итеп] тотып, һəр җирдə авыз ачтырырга тырышканнар.
Гает көнендə ураза мəсьəлəсе
Гает көнендə ураза мəсьəлəсе – күп вакытта галимнəр һəм халык арасында булыр-булмас дəлил, хəтта шөбһə белəн уразаны бозуга сəбəп була.
Ике гает көнендə, тəшрикъ көннəрендə ураза тоту – мəкруһ, лəкин бу хөкем гает көне икəне ачык билгеле булганда, ихтимал белəн генə мəкруһ булмый. Гаетне исбат итүдə шəригать буенча дөрес булып җитмəгəн дəлил янына кушымта итеп, гает булуы ихтимал, ураза тоту хəрам, димəк, гает укырга кирəк, дип əйтү – мантыйксыз һəм юлсыз бер сүз...
Исбатланган гыйбадəтне туктату, аннан аерылу өчен, куəтле шөбһəсез дəлил зарур.
Юкса гыйбадəтнең һəм фарызның хөкемен җиңел санау була. Бу ай күрүдə беничə төрле шөбһə бар:
1. Ахшамнан соң бер сəгать үткəч күрдек, диюлəре бер шөбһə.
2. Астрономнарның бердəм шəүвəл ае шимбə көн көндез 9 сəгатьтə 58 минутта туачак, диюлəре, хисап аңлаган белем иялəренə күрə, икенче зур шөбһə.
3. Чуенчыда имамнар: «Якшəмбе көн иртə белəн иске ай бар иде», – дигəннəр иде. Бу хəл янə шул көндə кич яңа айның күренүен ераклаштыра.
Эстəрлебашның үзендə гает укырга яраса да, башка авылларга ат чаптырып, хəбəрлəр йөртү бер яктан да зарури түгел иде. Уразага керү мəсьəлəсендə тырышу, нык булган хəбəрлəрне төрле якка ирештерү, итагатькə ашыгу төреннəн булганга, яхшы һəм тиешле күрелсə дə, гыйбадəт калдыру өчен мондый хəрəкəтлəр зарури түгел...
Шунлыктан көчлəнеп кенə, кабул ителерлек хəбəрне кабул итмичə, айны тутырып чыгу – əлбəттə, өстен һəм артыграк эш.
Гомумəн, ураза гаете аенда ашыгып халыкка дəлил булу яхшы түгел. Үз тирəңдə ай күренгəн икəн, шөбһəсез булып җитсə, тир-ягың белəн гает итсəң, башкаларга хəбəрлəр йөртеп, артыгын кылану өстə тиешле булган эш түгел. Бер җирдə ай күрсəлəр, казый тиз арада тирəякка атлар чаптырсын, телеграфлар йөрттерсен, дигəн сүз китапларда күренми. Бу эш булса, фəкать уразага карата гына булырга мөмкин.
Туры юлда булучыларга сəлам булсын.
Зифа һəм Карамалы авылларында гает укысалар да, үзлəренең вөҗданнары тыныч түгел иде. Сөйлəшүдəн соң үзлəре дə бик тəэсирлəнделəр. Эстəрле шəкертлəре төрле юллар белəн сөйлəргə тырышсалар да, башкаларның йөрəклəрендə байтак күңелсезлек хис ителə иде. Лəкин дөресме, юкмы – гади халык бер яктан ишетсə, ашыгучан, кешелəргə йөклəүчəн булалар да, имамнары иреклеирексез гаетне укырга була...
Карамалыда безнең гает
Дүшəмбе көн икендедəн элек Карамалы авылына ирешүебезне язган идем... Бу мəхəллə халкы үз мəчетлəрендə гает укымасалар да, кайберлəре күрше мəчетлəргə барып укыганнар. Муллаларның ураза тотудан куркытулары аркасында барысы да авыз ачканнар икəн. Шулай да, һəммə халык безнең белəн гает укырга əзерлəнде. Гает укыган имамнар да безнең белəн гает укырга рөхсəт сорадылар. «Кабат гает уку сөннəткə каршы булса кирəк, килеп, вəгазь тыңласагыз, догада катнашсагыз, тыю юк», – дидем. «Без нəфел [өстəмə намаз уку] нияте белəн оербыз вə фəлəн», – дип сөйлəүдə булдылар.
Гает урынында (мəчетнең ишегалдында) бөтен авыл халкы, хəтта якын күрше аыллардан җəмəгатьлəр килгəн, зур җыен барлыкка килгəн иде. Халыкның ихтирам итə торган, вагəзьчелəрдəн аз-маз нəсыйхəт ишетə килгəн һəм, тəҗрибəлəргə күрə, бераз тəэсирлəнə торган җыелышлары булганга, бу дин шигарен, ислам гаетен, суфыйлык күрсəтмичə, элек укыган кешелəргə каршылык күрсəтмəдем. Зур җəмəгать белəн гает [намазы] укыттым. Байтак озын вəгазь сөйлəдем.
Вəгазь «Гасыр» сүрəсе тəфсиренə бəйле булса да, халыкның башына төшкəн һəм төшəчəк мəсьəлəлəрдəн байтак сөйлəнде. Иман, изге гамəл, бербереңə хаклыкны, сабырлыкны васыять итү турында тəфсиллəп, аңлатып сөйлəнде. Иман саклау, Коръəн хөкемнəрен ихтирам итү, гаилə мəсьəлəлəре, балалар тəрбиясе эшлəре турында сөйлəдем. Халык байтак тəэсирлəнде, күзлəренə [яшь килгəн], елаган кешелəр дə булды. Халык бик куанышып таралдылар. Аллаһ миннəн һəм алардан кабул итсен.
Бəйрəм арасында халыкта үзара кунаклашу бар икəн. Минем сəбəпле дə, бу кунаклык күбəйде. Ашлык кыйммəт, арыш бу авылда юк, ашларында бодай ипие, поты ике йөз мең сум булса да, юнəткəннəр, кайберлəренең кулларында талканнан аз-маз калган, кайберлəре сатып алганнар, ни булса да, бəйрəм мөнəсəбəте белəн кунак ашлары күп булды. Рухлары бөтенлəй төшенке түгел, дəрəҗəлəренчə сабырлыклары бар.
Карамалы авылы, Өршəкбаш исеме белəн билгеле, тау астында, матур гына, өч мəхəллəле, 570 кадəр капкалы авыл. Халкы мишəр затыннан, электəн үк яхшы галим имамнары булып килгəн. Эстəрлебаш ишаннары белəн дə катышканнар. Халкына дин рухы, ислам мəхəббəте яхшы урнашкан, мəчетлəрендə җəмəгатьлəре яхшы була, җомгаларда (шактый иркен 24, 35 аршинлы мəчетлəре) тулы була икəн. Яшьлəре дə əдəпле, хатын-кызлары да оялчан, пəрдəле, уза китмəгəн төркемнəр. Елның авырлыгы каты тəэсир иткəн хəлдə, бəйрəмнəре яхшы, бер-берсенə кунак булып, фəкыйрьлəр хакында да ихтирамлы булдылар. Һəркөн дүртəр-бишəр җирдə кунак ашы булды. Кунак ашларында шулпа, соңрак күбрəк тавык ите катыш сарык ите, соңра тозлы каз, ахырдан чəй, кайберлəрендə тарыдан бəлеш була, сирəк булса да, кайберлəрендə кымыз була. Йортларына кереп урнашкач, һəммə кешелəргə, муллаларга һəм башкаларга сəдака өлəшəлəр, һичкемне калдырмыйлар. Соңра Коръəн укуны үтенəлəр. Бу, гомумəн, һəркемгə садака бирүлəре яхшы гадəт [булып] күренде. Һəркемнең күңеленə яхшы хəлдер. Имамнарының вөҗданнарына да җиңелрəк була. Бу якта, гомумəн, өйлəр гади балчыктан, нечкəрəк агачтан булса да, күбесе тыштан балчык белəн сыланган. Барысы да салам түбəле. Агач түбə дə, тимер түбə дə юк.
Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның октябреннән алып 1921 елның ноябренә кадәр