Мәскәүдә яшәүче хатын кызы белән Хургадага ялга очкан чакта, гадәттән тыш хәл була. Мәскәү – Хургада рейсында бала өстенә кайнар су түгелә, ул бик каты пешә. Баланың анасы, кайнар суны стюардесса түкте, дип әйтә. Ә авиакомпания хезмәткәренең гаебен кире кага. Бу турыда 360 каналы хәбәр итте. Мисыр табиблары 3 яшьлек кызның хәлен стабильләштерә. «Безгә капельница куюны туктаттылар, көн саен иртән бәйләвечләрне алмаштырырга йөрибез, кич белән үзем алмаштырам. Дәваланабыз, күпләп дару эчәбез. Кунакханәдә номерда утырабыз», – дип сөйләгән Ольга исемле хатын. Фаҗигагә әверелә язган ял көннәре шимбә тәмамлана. «Якшәмбе иртән өйдә булабыз», – ди Ольга. Аннары сабыйны Мәскәүдә дәвалап бетерәчәкләр. Авиакомпания версиясе буенча, бала кайнар суны үзе түккән. Әни кеше исә бу версияне кире кага. Аның сүзләренчә, бортпроводница гаепле, ул гафу да үтенмәгән. Башка стюардлар исә шунда ук ярдәмгә килгән, диелә хәбәрдә. Ольга сүзләренчә, кыз бала рәт уртасында утыра, аның өстәле ачык була, анда планшет
«Фаҗигагә әверелә язган ял» – Мисырга ялга очканда, сабый бала өстенә кайнар су түккәннәр
18 апреля 202318 апр 2023
1 мин