Найти тему
Интертат

Аерылышуларына 30 елдан соң Чаллы журналисты әтисен Дагыстанда эзләп тапкан

Чаллының танылган журналисты Анжелика Акуева үзенең 30 ел күрмәгән әтисе белән очрашудан хис-тойгылары белән уртаклашты. Әти-әнисе аерылышканнан соң, кыз әтисе белән аралашмаган, ләкин туганлык җепләрен ялгый алган. Бу хакта «Челнинские известия»да Лалә Гайфетдинова яза.

«Әтием һәм энемне социаль челтәрләр аша таптым»

«Минем әти-әнием Яр Чаллыда 70нче елларда таныша, – ди Анжелика Акуева. – Әтием – тумышы белән Дагыстаннан, армиядән соң 21 яшендә Чаллыга абыйсы янына килгән дә шунда төпләнеп калырга уйлаган. Төзелешкә эшкә урнашкан. Әнием – Омскидан, дус кызының туена килгән булган. Яшь шәһәр, андагы атмосфера аңа шулкадәр ошаган, ул да монда калырга карар кылган. Эшен сәүдә өлкәсендә тапкан».

Яшьләр Сабантуйда таныша, өйләнешәләр, тиздән бердәнбер кызлары Анжелика дөньяга килә. Исемне аңа әнисе сайлый, чөнки әтисе малай көткән була.

«Әти-әнием – талантлы, мавыгучан кешеләр: әнием үзешчән сәнгатьтә җырлый, әтием ансамбльдә бии, алар еш кына кич утырулар оештыра иде, – дип бүлешә Анжелика. – Әнием милли дагыстан җырларын өйрәнә, әтием барабанда уйный, бу кичәләрдә колоритлы атмосфера хөкем сөрә торган иде».

14 яшендә Анжелика әти-әнисенең аерылышырга җыенуын белә.

«Кем хаклы, кем гаепле – тикшерәсем килми. Мин әти-әниемне булганнары өчен яратам, – ди ул. – Әти, күрәсең, гомер буе туган җирен сагынып яшәгәндер, ул еш кына Дагыстанга күченеп китәргә тәкъдим итә иде, анда бик матур, табигать искиткеч, ди торган иде. Миңа 4 яшь чагында без Дагыстанда кунак булдык. Андагы туганнарыбыз белән (ә алар бик күп) аралашып тордык: хатлар, котлау открыткалары алыша идек. Безгә милли деликатеслар салынган посылкалар даими килеп тора иде. Фатирыбызны кулдан тукылган келәмнәр бизи, кышларын, бик яратып, Дагыстаннан җибәрелгән оекбашларны кия идек».

Күченеп китү нияте барып чыкмый. Хатыны белән аерылышкач, әтисе үз туган ягына кайтып китә.

«Башта күпмедер вакыт хат алышып тордык, аннан бер-берләребезне югалттык, аралашу тукталды, – дип дәвам итә Анжелика. – Әтинең кабат өйләнүен белдем, аның күптән көткән улы туды. Социаль челтәрләр барлыкка килгәч, мин әти яклап бертуган энем Рамазанны эзләп таптым. Без аралаша башладык, телефоннарны алмаштык. Мин әтигә шалтырата башладым, ә ул – миңа».

Фото: © Анжелика Акуеваның шәхси архивыннан
Фото: © Анжелика Акуеваның шәхси архивыннан

Сюрприз

Еллар уза. Анжелика әти-әнисенең үлемсез түгел икәнлеген, мөмкинлек барында күрешеп калырга кирәклеген аңлый. Әтисенә Чаллыга килергә тәкъдим итә, ләкин База Мөхәммәд улы ризалашмый – ни әйтсәң дә, аңа инде 70 яшь. Шуңа күрә, ханым үзе анда барырга уйлый. Әтисен алдан кисәтми, сюрприз ясарга тели. Планнарын энесенә генә ача. 2022 елның сентябрендә теләге тормышка аша.

«Яраткан кешем белән Махачкалага машинада кузгалдык: үзебезне очкыч билетына, бару-кайту көннәренә бәйлисебез килмәде, күчтәнәчләрне дә иркенләп тутырырлык булсын, дидек», – дип сөйли Анжелика.

Сюрприз барып чыга! Сәяхәтчеләр йорт каршына килеп туктарга 3 минут калганда гына, База Мөхәммәд улына кунаклар киләсен әйтәләр, кемнәр икәнен генә әйтеп тормыйлар. «Ә кемне күрәсең килә?» – дип сорыйлар. Аның сизгерлегенә барысы шакката: «Татарстандагы кызымны!» – дип җавап бирә ул.

«Шатлыгыбызның чик-чамасы юк иде: кочаклаштык, елашып та алдык, – дип искә төшерә Анжелика. – Истәлеккә дулкынландыргыч видео төшердек, бик күп сурәткә төштек. Бөтенесен искә төшерә башладык, әти белән без 30 ел күрешмәгән бит!»

Тау халкы өчен кунак – изге төшенчә

Милләте буенча, Анжелика – лак кызы. Нәкъ менә Махачкалада ул үзенең бу нәсел белән, әтисенең ыруы белән бәйләнешен аңлый. «Татарстанда яшәгәндә, әти миңа Кавказ халкы кунакчыллыгын сеңдерергә тырыша иде, – дип ачыклык кертә ул. – Кунаклар чакыру һәм каршылау тиеш, туганнар белән язышып торырга, тыгыз аралашырга, шалтыратышып торырга кирәк, дип саный иде. Мин, яшүсмер, аңламый идем: нигә мин 30 туганымны да бәйрәмнәр белән котларга, туганнан туганнарыма посылкалар салырга тиеш соң, дип уйлый идем. Минем – үз тормышым, үз дусларым булгач, җиткән, дип саный идем».

«Тау халкы өчен кунак – изге төшенчә, – дип сөйли Анжелика. – Без туганнарга йөрдек, һәр авылда нинди дә булса туганыбыз бар икән. Безне хөрмәт белән, мул табыннар белән каршы алдылар. Үземә карата ихлас мөнәсәбәт сиздем: «Ниһаять, яраткан туганыбыз килде!»

Бәс, шулай икән, нишләп соң әтисе ничә еллар буе кызы белән аралашмый яшәгән?

«Әти, дөресен генә әйткәндә, бик аралаша торган кеше түгел, – дип ачыклык кертә Анжелика. – Балачагымда озаклап сөйләшеп утырганнарыбызны мин хәтерләмим. Анда кунак булганда да төп коммуникация функциясен энем башкарды. Ә әти безнең белән утыра, үзенең танышлары турында сораштыра, аннан бик иртә йокларга китә. Иртә белән исә без әле йоклыйбыз, ә ул иртәнге 4тән инде аяк өстендә. Махачкалада ул барлык теләкләрен тормышка ашырган: улы бар, үз өе, агач кырлап ясау буенча үз остаханәсе бар. Рамазан белән өй салып бетереп яталар, өйләнгәч, хатынын шунда алып кайтачак».

Анжелика хәзер энесе Татарстанга килер, дип өметләнә.

«Безнең дә кунакчыллыкны күрер, улым белән танышыр, алар бик охшашканнар, – дип елмая Анжелика. – Рамазан минем күңелемә үтеп керде. Элегрәк минем энем дә, сеңлем дә юк иде бит, шулай җиңел генә якынаеп булганлыгына аптырадым мин. Безнең бит яшь аермасы да зур. Әти миңа шундый бүләк ясаган! Аның хатыны аның белән бер авылдан, шулай ук кунакчыл, ачык һәм хуҗалыкчыл».

Кунакка барганда, Анжелика өчен иң кыены – бер тапкыр да күрмәгән туганнарына бүләк сайлау булган.

«Кибеткә кердем дә Дагыстанда яшәүче ханымны сөендерердәй бүләк сайларга ярдәм итүләрен үтендем, – дип сөйли ул. – Миңа сәйләннәр белән бизәлгән нәни сандык күрсәттеләр, ә аның эчендә – төрле төсләргә кереп җемелдәүче асма бизәкле эскәтер. Әтигә – «КамАЗ-мастер» футболкасы һәм Чаллы турында китап, энемә пикник өчен җыелган рюкзак алдым. Һәм әлбәттә, бөтенесе өчен дә – танылган чәкчәгебез».

Сәяхәтчеләр Махачкалада 3 көн булганнар, борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын караганнар. Өенә кайткач та Анжелика әтисе белән аралашуын дәвам итә.

«Аның янына иртәрәк бармавым өчен үкенәм. Ни булса, шул булган. Озак көтелгән очрашу күңелемә тынычлык китерде, – ди ул. – Хәзер кеше бер-берсенә кунакка сирәк йөри, кунакчыллык дефицитка әйләнде. Дагыстанга сәяхәтем аркасында, мин туганнар белән араны кыскартырга, якыннарым белән очрашуны соңыннанга калдырмаска кирәген аңладым. «Соңыннан» артык соңга калырга мөмкин».