1 майдан законнарга үзгәрешләр керә. Нәрсәләр үзгәрә? 8 майдан төрмәдә утыручыларның барысына да геном теркәлү ясала. Гадирәк әйткәндә, ДНК анализы ясала. Бу – судтан соң җәза срогы үтәүчеләргә генә түгел, шикләнеп кулга алынганнарга, административ кулга алынганнарга да кагыла. Элек ДНК анализ аеруча куркыныч җинаятьтә гаепләнүчеләрдән һәм көчләгән өчен утырганнардан гына алына иде. 15 майдан Украинада һәлак булучыларга белешмә бирү һәм хәбәрсез югалганнарны тану тизләнә. 6 ай хәбәре булмаган кеше хәбәрсез югалган санала, бу – статус алганнан соң 3 айдан туганнары «үлгән» дип тану турында белешмә алырга гариза бирә ала. Үлем янаган шартларда хәбәрсез югалган кеше турында 6 ай хәбәр булмаса, ул «үлгән» дип таныла. Медицина белешмәсе алу мөмкинлеге булмаганда, башка вәкаләтле затлар да үлем турында белешмә бирә ала. Бу кануннар хәбәрсез югалганнарның туганнарына акча алырга, мирас бүлергә мөмкинлек бирә. 1 майдан кәгазь акча белән пенсияне почта гына тарата ала башлый. Дәүләткә хыянәт өч
Пенсия арта, махсус операциядә һәлак булучыларны ачыклау тизләнә: 1 майдан нәрсә үзгәрә?
1 мая 20231 мая 2023
1
3 мин