Шагыйрә, журналист, «Адәм белән Һава» тапшыруын алып барган Ләйлә Дәүләтова блогерларның ахмаклыкларына шаккатуы, аңлап та бетермәве турында хәбәр итә. Шулай ук ахмаклыкларын бераз файдалырак итеп эшләргә дә тәкъдим итә, ягъни «баттл» игълан итүчеләр өчен бушлай акыллы идеяләре белән бүлешкән. «Әллә нинди юләрлекләр эшләү – популяр булуның иң шәп ысулы. Үземнән беләм. Хәзер ниләр генә юк. Халык алдында башка чиләк киеп җырлап йөрү, кабер эченә кереп яту, шәрә фотосессия, әллә нинди ахмак биремнәр эшләү һ.б. Берәр акыллы әйбер эшләсәң, эт тә карамас иде. Әнкәй әйтмешли, юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр, анысы минем эш түгел», – дип язган ул. Шагыйрәдән шәп идеяләр: – Урамда хәерче кешене табып, кибеткә алып кереп, ул теләгән ризыкларны сатып алып бирү; – Бауманда иң бәхетсез кешене табып, аны елмайта алу; – Берәр ялгыз әбинең өен җыештырып сөендерү; – Колхоз базарында иң хәерче кешеләргә тәмле ризык өләшү; – Парковкада иң пычрак машинаны юып бирү; – Баумандагы популяр сәгатьне ч
Ләйлә Дәүләтова ахмак биремнәр үтәүче блогерларга идеяләр тәкъдим иткән
16 апреля 202316 апр 2023
1
1 мин