Азалиянең тавышыннан «каз тәне» чыга иде «Кайгы килде. Бик сәләтле, барыбыз да яраткан чибәр кыз Азалия Гыйләҗева вафат. Безнең сандугачыбыз, вокал сәнгатендә безнең кояшыбыз. Бик зур югалту... » – дип язган «XXI гасыр» дип аталган эстрада вокал студиясе җитәкчесе Лилия Зенн социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә. Чаллыдагы студия Азалия Гыйләҗева укыган 19нчы мәктәптә урнашкан. Ул студиягә беренче сыйныфта укыганда килгән һәм тугыз ел белем алган. «Ул бик кечкенә, тырыш иде, беренче елларда башкалардан әллә ни аерылып тормады. Азалиягә безнең дәресләр бик ошый иде. Ул дәресләргә үзенең иптәш кызларын чакыргалый иде», – дип сөйләгән студия җитәкчесе. «Азалия белән без ун ел элек таныштык, мин 19 нчы мәктәпкә күчендем һәм вокал белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә булдым. «21 гасыр» эстрада вокал студиясенә мин аннан бераз алданрак килгән идем», – дип сөйли аның дус кызы Валентина Головина. Азалия аны үзе өчен үрнәк итеп күргән һәм хәтта олы апасы итеп кабул иткән. Ә Валентина аңа алга таба үсә
17 яшьтә инфаркт: Чаллыда эстрада йолдызы була алырдай яшь кыз вафат
15 апреля 202315 апр 2023
1
3 мин