Журналист Илнур Фәйзрахманов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәлә белән район башлыкларына, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән. «Бүген, соңгы яртыеллыктагы вакыйгалар борылышын исәпкә алып, четерекле, әмма урынлы мәсьәләне күтәрәсем килә. Акыл сатмыйм. Үзем генә җавап табалмаган сораулар белән бүлешәм. 2003 елдан бирле Сабан туйлары, авыл җыеннарында эшләп киләбез. Команда белән дә, үзем генә алып баручы буларак та… Елның-елында, Олимпия уеннарына әзерләнгән спортчылардай, язга чыгуга яңа шигырьләр, яңа шоу номерлары, яңа команда туплый башлый идек. Ә иң көтеп алганы беләсезме нәрсә?! Татарстан башлыгының Сабантуйларны уздыру көннәрен билгеләгән карарын көтү иде. Ә быел?! Ә быел, Татарстан Рәисе Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәрне карар нигезендә уздыртмас, дигән зур өметтә калам. Район, шәһәр башлыклары да, этика һәм мораль ягын уйлап, үз халкына аңлатыр, дип ышанам. Егет-
Журналист Илнур Фәйзрахманов быел Сабан туен үткәрмәскә чакыра
14 апреля 202314 апр 2023
1 мин