Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

«Минем балалар дип торам, кайнанамның малае икән» – Зәмирә Рәҗәпованың ире егылган

Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең арыганлыгын мәзәк итеп сөйләп, язылучыларының кәефен күтәргән. «Бу көннәрдә эш бик тыгыз булды. Ифтар, семинар, 2 көндә 6 тапшыру яздырдык, шул арада бакча, мәктәп, хоккей, зоом… Кичә кич өйгә кайткач, санымны җыя алмыйча, диванда утырам. Камилә – минем итәктә, Данил янымда… Бервакыт баскычта нидер дөмбердәп барып төште. Мин автомат рәвештә Камиләне диванга утыртам, Данилны атлап чыгам, йөгерәм баскычка: – Кайсыгыз егылды? Данил? Камилә? Кайда сез? Астамы, өстәме? Залдан әни миңа: «Әллә исәрләнәсең инде, балалар залда бит», – ди. Менә бу – аруның соңгы стадиясе, җәмәгать! Баскычта минем балалар түгел, кайнанамның малае таеп киткән икән. Фух, кот очты, минекеләр дип торам», – дип язган «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы. «Тыела алмыйча көләм. Вәт, шәп әйтелгән, «минекеләр дип торам»; «Арыган күзләрем ачылып китте, «кайнанам малае» дигәч. Кайнана малае белән исән-сау яшәгез»; «Уф үтердең

Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең арыганлыгын мәзәк итеп сөйләп, язылучыларының кәефен күтәргән.

«Бу көннәрдә эш бик тыгыз булды. Ифтар, семинар, 2 көндә 6 тапшыру яздырдык, шул арада бакча, мәктәп, хоккей, зоом…

Кичә кич өйгә кайткач, санымны җыя алмыйча, диванда утырам. Камилә – минем итәктә, Данил янымда… Бервакыт баскычта нидер дөмбердәп барып төште. Мин автомат рәвештә Камиләне диванга утыртам, Данилны атлап чыгам, йөгерәм баскычка:

– Кайсыгыз егылды? Данил? Камилә? Кайда сез? Астамы, өстәме?

Залдан әни миңа: «Әллә исәрләнәсең инде, балалар залда бит», – ди.

Менә бу – аруның соңгы стадиясе, җәмәгать!

Баскычта минем балалар түгел, кайнанамның малае таеп киткән икән. Фух, кот очты, минекеләр дип торам», – дип язган «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы.

«Тыела алмыйча көләм. Вәт, шәп әйтелгән, «минекеләр дип торам»;

«Арыган күзләрем ачылып китте, «кайнанам малае» дигәч. Кайнана малае белән исән-сау яшәгез»;

«Уф үтердең, көлдереп», – дип язган халык.

Зәмирә Рәҗәпова: «Илсөя Бәдретдинованыкы матуррак булган».