Буген Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында тау башындагы үлән яна башлаган. Бу хакта блогер Лилия Мортазина «Телеграм» каналында хәбәр итә. «Безнең авылда да зур янгын чыкты. Әнә тау башы ничек яна. Бөтен авыл халкы бердәм оешып, янгынны сүндерде. Бу эштә олысы-кечесе катнашты. Берничә янгын сүндерү машинасы килде. Мондый хәл килеп чыкканда көрәк, чиләк, су кирәк. Иң яхшысы – аякка озынрак итек, перчатка һәм битлек кияргә. Коры үләнгә ут үрмәләмәсен өчен, көрәк белән янган үләнне кырып бардык. Авылга янгын кермәсен өчен, трактор тиз-тиз авыл тирәсен сөрә башлады. Хәзер ут агачлыкка, Илеш авылына таба күчте. Клуб хезмәткәре Лариса Борһановага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ватсаптагы авыл төркеменә барлык кешегә дә көрәк тотып чыгарга кушты. Мондый вакытта бер оештыручы кеше кирәк», – дип яза бүгенге хәл турында Лилия ханым. Ул шулай ук язылучылары арасында янгын сүндерүчеләр булса, киңәш бирүләрен, бу очракта нинди хаталар ясамаска, ничек эш итәргә кирәклеген язуларын сораган. «Хәзе
Башкортстанның Ябалак авылында яшәүчеләр, көрәк тотып, янгынны сүндерергә чыккан
14 апреля 202314 апр 2023
1
1 мин