Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыккач, Алия Карачурина гастроль эшчәнлеген туктачак. Бу хакта сторисларында Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте. Виртуаль дуслары җырчыга: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөриячәкме?» – дип сорау биргән иде. «Кызганычка, юк», – дип язды ул. Әлеге сүзләргә карата реакция зур булган, күрәсең, соңрак җавабына өстәмә рәвештә дә аңлатма бирде. «Дуслар, икенче елга Алия концертларда булмыймы, дип борчылучылар күп булды. Икебез дә гастрольдә йөреп, буш йортларга кайту әллә ничек. Өйдә көткән кешең булса яхшырак. Сәхнә яки гаилә инде. Беребез өйдә торырга тиеш», – диде Ришат. «Интертат» хәбәрчесе бу уңайдан Алиянең фикерен белеште. «Монда тулысынча иҗат эшчәнлеген туктату турында сүз бармый. Чыннан да, Ришат әйтмешли, хатын-кыз ул өйдә көтеп торырга тиеш. Аллаһ насыйп итсә, бәбиләребез булыр. Аларны тәрбияләргә кирәк булачак. Иҗатны аны гастрольләргә йөрмичә, студиядә җырлар яздырып та үстереп була. Үземне моңа психологик яктан әзерли башладым. Кыен булыр дип уйламыйм, чөнк
Ришат Төхвәтуллин: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк. Ул гаиләне сайлады»
14 апреля 202314 апр 2023
1
~1 мин