Җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан иде. 2 атна ял узып та киткән. Иркә, бергә булган мизгелләрне сагынып, видео да куйган. «Үтте… 2 атна вакыт узды. Китте… Көтү, сагыну, юксыну, ышану, кайвакыт тилмерү хисләре күңелгә әйләнеп кайтты», – дип хәбәр итә җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. #иншаллахбардаяхшыбула хэштегын да куйган ул. Бу теләккә Иркәнең тамашачылары һәм виртуаль дуслары да кушылган. Җырчы Иркә белән ире Казан үзәгендәге урындыкта сыйланып утыра. Видео Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.