Актанышның Пучы авылында янгын чыккан. Янгын видеосы WhatsApp мессенджерларында таралды. Янгынның хәзерге вакытта дәвам итүе билгеле. Чыганаклар, җилнең көчле булуы аркасында, утны туктатып булмавы турында хәбәр итә. Вазгыять бик катлаулы булып исәпләнә. WhatsApp төркемнәрдә райондашларны бу көннәрдә мунча, чүп ягудан туктап торырга сораган аудиоязма да тиз арада таралды. «Хөрмәтле авылдашлар! Зинһар өчен бүген-иртәгә түзегез, мунчалар якмагыз, чүпләр дә яндыра күрмәгез. Менә тагын әкәмәт янгын Пучыда. Бик куркыныч хәлләр. Дөрес аңлагыз, зинһар өчен. Пучылар бөтен җирдән ярдәм сорап шалтыраталар. Ямалыда 5 өй янды, монда да шул ук хәл, диләр. Пучыларның авыл советыннан: «Ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләрне җибәрегез!» – дип чыктылар. Пучы авыл советы секретаре елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди. Хәзер заводка шалтыраттык, сөт ташу машиналарын да җибәрсеннәр, дип. Хөрмәтле авылдашлар, зинһар, бер-берегезгә әйтегез, төтен күрсәгез, сүндерешегез. Бик нык ачынып әйтәбез!» – дип сөйлил
«Елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди» – Актаныш районында кабат янгын
14 апреля 202314 апр 2023
4
1 мин