Җырчы Алсу Фазлыевага операция ясаганнар. Ул сторисларына палатадан фото куеп: «Барыгызга да җавап биреп өлгерә алмыйм. Мин операция ясаттым. Гомуми наркоз белән узды. Хәлем азрак яхшырып килә. Борчылып торганыгыз өчен рәхмәт», – дип язган. Хәлен белергә, күчтәнәч алып килергә теләүчеләргә җавап итеп, мул гына төшке аш фотосын да урнаштырган. «Мине яхшы ашаталар, рәхмәт», – дигән ул. Алсу операцияне ни сәбәпле ясатуын хәбәр итмәгән. Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз.