23 яшьлек блогер Равил Закиров күптән түгел әтисез калган. Аның әтисе озак авырудан 49 яшендә вафат булган. Равил игезәк туганы, апасы, әнисе белән бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Социаль челтәрдә актив егет әтисенә багышлап видеолар куя. Бер видеода Равил Закиров әтисенең каберенә бара. Бу күренеш үзәк өзгеч сүзләр, ачы хәсрәт хисләрен белдергән чагыштырулар белән үрелеп бара. 49 яшьлек әтисен гүргә салган улы түбәндәге уйлары белән уртаклаша: «Ни кичерә икән әти хәзер? Ничек икән ул – үле килеш анда – беркемнең буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында ялгызың яту? Һәр иртә саен кояш туачак, таң атачак, кич җитәчәк. Ә син юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар, шәһәрләр – дөнья! Ә син юк! Һәр көн саен кешеләр каядыр ашыгачак. Кемнәрдер талашачак, сөешәчәк, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк. Җиһан һәр көз саен алтынсу төскә һәм пычракка батачак, һәр кыш саен аклыкка – сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап-аклыкка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып,
Улы әтисе кабере янында хисле видео төшергән: «Ничек икән ул кабердә ялгыз яту?»
13 апреля 202313 апр 2023
6
1 мин