Медицина фәнендә һәм дәвалауда электән бирле ике ысул бар. Берсе – киресе белән дәвалау. Эсселекне салкынлык белән һәм киресенчә, дымлылыкны корылык белән һәм киресенчә итеп дәвалыйлар. Мәшһүр һәм тормышта кулланыла торган ысулдыр. Икенчесе – үзе кебек нәрсә белән дәвалау. Өшегәнне кар белән уып кыздыру, пешкәнне кайнар су яки бал белән эсселеген арттыру кебек рәвеш. Бу гомеопатия табиблары бу соңгы юл ияләреннән икән. Боларда авыру урынын үзләре карау юк. Бәлки, хастаның үз бәяненнән авыруны аңлап, дәва бирәләр. Операция дә юк икән... Иске юнан медицинасында да хастаның үзеннән сорашып, дәва бирәләр. Кайвакыт тамырдан карап, авыруны билгелиләр. Хәер, ибне Синадан, күз күрүе белән авыруны белер, дәвасын бирер иде, дигән сүз бар. Моңа нисбәтле бер гаҗәеп хикәя риваять итәләр. Караган вакытында, хасталарны тезеп, тәкъдим итәләр, һәркайсын күздән кичереп, дәвасын сөйләр икән. Дәва сөйләмәсә, иптәшләренә дәвасыз, өметсез хаста икән, дип ышануы хасил булыр икән. Беркөн бер киселгән яки пара
Г.Баруди гомеопатия һәм вегетарианлык турында
13 апреля 202313 апр 2023
30
2 мин