Башкортстанның Эстәрлебаш районында җизнәсе балта белән чабып имгәткән малайны хастаханәдә гомуми палатага күчергәннәр. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте. «Бүген безнең малайны гомуми палатага күчерүләре билгеле булгач, сөендем. Әнисенә шалтыратып, хәлен белештем. «Сез үзегез аннан сораша аласыз», – дип, телефон трубкасын балага бирделәр. Тавышы көр иде. Бераз сөйләшкәч, мин аңа бөтен район халкыннан сәлам әйттем, сәламәтләнүен теләдем», – дип яза район башлыгы. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Моңа кадәр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, малайны ИВЛ аппаратыннан алганнар, аның хәле тотрыклыланган. Якынча белешмә буенча, 12 яшьлек малайны мунчада 27 яшьлек туганы – апасының ире балта белән чабып имгәтә. Бала мунчага юынырга кергән булган. Аяклары һәм куллары җитди яраланган малайны санавиация белән Уфа хастаханәсенә китерәләр. Ул канының 40 процентын югалта. Балага һөҗүм иткән ир-ат үзенә кул салмакчы була
Җизнәсе мунчада балта белән чабып имгәткән малайның хәле турында билгеле
13 апреля 202313 апр 2023
1 мин