Шашка сөюче талантлы балаларны барлау, үстерү юнәлешендә иганәче Закировлар гаиләсе ярдәме белән икенче номерлы балалар бакчасында шашка ярышлары булып узды.
Гөлназ һәм Ренат Закировларның нәсел дәвамчылары - балалары күп еллар Рәсәй, республика күләмендә шашка бәйгеләрендә катнашып җиңү яулап, призлы урыннар белән кайталар. Бүгенге бәйгедә уллары яшь шашкачыларга да үзләренең җиңү серләрен ачтылар.
Өченче тапкыр уздырылучы ярышның быелгысында Сосна , Норма, Кече Лызи авылларының һәм Балтач бистәсенең 5 балалар бакчасы катнашты.