Агымдагы елның 17 апреленнән алып 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 1 өлеше нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган: Махсус режим барган очракта штрафлар саны икеләтә арта. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр: Рафил Шәрәфетдинов, Балтач һәм Кукмара районнары буен