Адыгеядә физкультура дәресендә аягын имгәткәннән соң, 10 яшьлек кыз бала үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Джоловлар гаиләсендә 10 яшьлек Аида 22 марта гадәттәгечә мәктәпкә китә. Физкультурада аягын авырттыргач, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Авырту басылмагач, әти-әнисе аны хастаханәгә алып бара. «Анда Аиданың «буыннары тартылган» дип диагноз куйганнар, авыртуны баса торган дарулар билгеләгәннәр дә кайтарып җибәргәннәр», – дип сөйләгән иҗтимагый оешма җитәкчесе Николай Чернышук. Ләкин бу – баланың авыруының төп сәбәбен яшерергә генә ярдәм иткән. 24 мартта кызның температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә. Ата-анасы аны Краснодар краендагы башка хастаханәгә алып китә. «Усть-Лабинск Үзәк хастаханәсендә баланы дежур табиб карый, рентген ясыйлар, лангет куялар, майлар һәм ялкынсынуга каршы дарулар билгелиләр», – ди Николай Чернышук. Ләкин шул ук көнне баланың кулларында һәм аякларында тырнаклары зәңгәрләнә, иреннәре дә зәңгәр төскә керә. Аңа «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Аиданы реанима