Лениногорск шәһәрендә физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык спартакиадасының төбәк этабында волейбол буенча ярышлар узды. Балтач муниципаль районының егетләр командасы икенче урынны алды, кызлар командасы 3 урынга лаек булды. Егет-кызларны һәм аларны ярышларга әзерләгән тренерлары Рәдиф Сөләйманов белән Фәнил Ибраһимовны ихластан котлыйбыз!
Балтач волейболчылары кабат призлы урында. Котлыйбыз! (фото)
12 апреля 202312 апр 2023
1
~1 мин