Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачлылар «Үлемсез полк» өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастыра алачак

Ветеранның фотосын кәгазьдә дә, электрон носительдә дә алып килергә мөмкин.

Күпфункцияле үзәктә (МФЦ) фото А4 рамкасына ясалачак. Аклы-каралы фотолар шунда ук басыла, ә төсле фото алырга теләүчеләргә көтәргә кирәк.

"МФЦ 7, 8, 9 май көннәрендә эшләмәячәк. Шуңа да "Үлемсез полк" өчен фото турында 6 майга кадәр кайгыртырга кирәк", дип искәртте КФҮнең Балтач бүлеге җитәкчесе Зифа Зарипова.