Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче 40 яшьлек ир белән хатын Камада балык тотканда батып үлде. Аларны 11 апрельдә җирләгәннәр. Гаиләдә 3 бала ятим калган, аларга 17, 15 яшь һәм кечесенә 8 ай, дип хәбәр итте «Челнинские известия». Күп балалы гаилә яхшылар рәтендә була. Хәзер балалар әбиләрендә яши. 7 апрельдә иртәнге 5тә балыкка киткән ир белән хатынны 4 көн эзләделәр. Аларның «Нива» машинасын яр буенда таптылар. Әйләнеп капланган көймәләрен ярдан 700 метр ераклыкта беренче көнне үк күреп алганнар. «Алар табышны алырга барган булуы ихтимал, ятьмәләре алдан куелган. Якынча версия буенча, балыкчылар ятьмәләрне тартып алган чакта, «Темп» пластик көймәсе әйләнеп капланган, ир белән хатын суга төшеп киткән», –дип сөйләгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Зиннур Мостафин. Аның сүзләренчә, елгада су салкын, анда 10 минут чамасы торырга була, киемнәр чылангач, тагын да азрак. 9 апрельдә ярдан 250 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә ирнең мәетен табалар. Икенче көнне төштән соң ф
«Кечесенә бер яшь тә юк». Камада батып үлгән ир белән хатынның өч баласы ятим калган
11 апреля 202311 апр 2023
1
1 мин