Күренекле шәхесләрнең тормышлары шулкадәр вакыйгаларга бай була, хәер алар үзләре – тоташ вакыйга! Легендар татар актрисасы Исламия Мәхмүтова белән дә берсендә бик күңелле хәл килеп чыга. Бер елны Тинчурин театры артистлары Исламия ханымның туган ягы Әлки районына кайтканнар. Район өчен бу – зур вакыйга була. Тинчурин театры, бигрәк тә Исламия Мәхмүтова үзе кайткан бит! Әлбәттә, аларны тиешенчә итеп каршы алганнар. Бәлешләр, пилмәннәр, башка төрле нигъмәтләр белән сыйлаганнар. Бу хәл 3 көн дәвам иткән. «Без инде төшке аштан баш та тарта башладык», – дип хәтерендә яңарткан бу көннәрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Шулай ныклы режимда 3 көн сыйланган дәвердә, чираттагы әбәткә барганнар. Ашап алганнан соң туннарын, пәлтәләрен киеп, урамга чыкканнар. «Вәт сыйлап та куйдылар, 3 көн өчендә туныма сыймаслык дәрәҗәгә җиткәнмен!» – ди икән Исламия ханым. Озак та үтми, артыннан кызы Лилия Мәхмүтова чыга. «Әни, син ялгыш минем тунны кигәнсең бугай», – ди икән Лил
«Вәт сыйлап та куйдылар, өч көн эчендә туныма сыймаслык дәрәҗәгә җиткәнмен»
10 апреля 202310 апр 2023
1
1 мин