Актаныш районының Татар Ямалысы авылында олы фаҗига: бүген,10 апрель көнне анда берьюлы 5 йорт янып, мичләре генә тырпаеп утырып калды. Янгын кичке якта, сәгать 3ләр тирәсендә чыга. Кеше яшәми торган йорт янып китә, авыл халкы утның чүп яндырудан чыгуын сөйли. «Бер әби чүп яндырган, ди, коры курадан киткән», – дип язалар ямалылылар WhatsApp төркемнәрдә. Йортлар үзара якын урнашкан булганга, ут күрше йортка сикерә, шул рәвешле, барысы 5 йортка тарала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Telegram каналында язылганча, «уттан барлыгы кеше яшәми торган 3 йорт һәм кеше яши торган 2 йорт зыян күргән. Аларында өлкән яшьтәге 2 апа яшәгән, аларның үзләренә зыян килмәгән. 16.15 сәгатьтә янгынны чикләп алганнар, 17.15 тә ачык ут сүндерелгән». Ышанычлы чыганактан алынган мәгълүмат буенча, кеше яшәгән йортларның берсен әле яңа гына сатып алган булганнар. Бурдан кала, уттан калмый, диләр, фотоларга карагач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат ышанасың. WhatsApp төркемнәреннән соңгы минутл